Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Нәүрүз»не күңелле үткәрдек

Үткән атнаның шимбәсендә «Балтач сөт-май комбинаты» янындагы мәйданчык гөр килеп торды. Бирегә җыелган халык рәхәтләнеп «Нәүрүз»не бәйрәм итте.

Бәйрәмнең ачылу тантанасында район җитәкчелегенең котлаулары яңгырап, уен-ярышларга старт бирелде. Кар мотоциклына утырып бәйрәмнең төп сәбәпчеләре Кыш бабай белән Нәүрүз-сылукай килгәч, мәйдан тагын да җанланып китте. Кыш бабай изге теләкләрен юллап, Нәүрүз - Сылукайга үз урынын калдырды. Тантаналы рухта бәйрәм салюты яңгырады.
Ә аннан соң бар халык Шушма елгасы буендагы мәйданга «тимер ат»лар ярышын карарга агылды. Сабантуйда гына ат чабышы була, диючеләр ялгышалар, быел күз күрмәгән, колак ишетмәгән ярыш дип, кар мотоциклларын узыштырдылар. Беренче булып чит илдә эшләнгән маркадагылар ярышты. Нәтиҗәләре: Рамил Закиров - беренче, Ришат Гыйләҗев - икенче, Рашит Ильясов өченче урында, ә безнең илнең «тимер ат»ларын иярләгәннәр арасында Алмаз Әхмәтханов - беренче, Рафил Фәйзрахманов - икенче, Эмиль Гарипов өченче булдылар.
Әлеге тамаша тәмамлангач, уенчылар өчен спартакиада төрләренә кертелгән бәйге-ярышлар башланып китте. Җитәкчеләр берсен-берсе уздырып «бобслей» төрендә көч сынаштылар, ягъни капчыкларга утырып, таудан шудылар. Беренчелекне беренче номерлы балалар бакчасы коллективы кулыннан ычкындырмады (рәсемдә). Ә пневматик коралдан ату ярышында ир-егетләрдән Р.Ильясов («МДСУ-1»), хатын-кызлардан С.Шәйхуллина («Мельпром») беренчелекне алып, иң төз атучы дигән исемгә лаек булдылар. Гер ыргыту, 50 килограммлы он капчыгын җилкәгә салып, чүгеп-чүгеп алуны, аркан белән машина тартуны берләштергән ярышта «МДСУ-1» оешмасыннан М.Плотниковка тиңнәр булмады. Сөңге ыргыту һәм «Формула-1» тәгәрмәч тәгәрәтү уеннарында беренче урыннарда мәгариф идарәсе белән «Водстрой» хезмәткәрләре. Ә менә аркан тартуда бер команда булып берләшкән «Сорнай» җәмгыяте белән Балтач шәһәр җирлеге командасы иң көчлесе булып танылды. Итек ату уенында ирләр арасында Балтач урта мәктәбеннән Р. Нәҗипов, хатын-кызлардан шул ук коллективтан Р.Закирова иң еракка ыргытучылардан булдылар. Мини-футболда да Балтач урта мәктәбе командасы беренче урында. Чаңгы шуу эстафетасында исә беренчелек - гимназия коллективында. Ә «Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе» дип аталучы чарада гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Хәкимовалар гаиләсе (тормыш иптәше Нияз Хәкимов - «ПЛ-96» директоры) җиңеп чыкты. Ә икенче һәм өченче урыннарда мәгариф идарәсе данын яклаган Ләйсән һәм Айрат Гатауллиннар белән «Балтач газы» идарәсеннән Гөлназ һәм Айрат Мөхәммәтҗановлар гаиләләре. Призлы урыннар яулаганнарга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ярышларда барлыгы 700гә якын уенчы көч сынашкан булса, тамаша кылучы җанатарлар саны икеләтә артык иде. Бирегә җыелган халык чын күңелдән бәйрәм итте, күңел ачты. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган иде. Махсус маскалар киеп, әкият геройлары булып киенгән балалар бакчалары коллективы хезмәткәрләрен аеруча билгеләп үтәсе килә. Алар һәр баланы уеннарда катнаштырдылар, бүләкләп тә уздылар. Шул ук вакытта мәйданның бер ягында кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшмәкәрләрнең кайберләре халыкны кайнар чәй, шашлык, пылау, коймаклар белән сыйлады, халыкка сәүдә хезмәте күрсәтте. Ә мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең музыкаль чыгышлары, үзешчәннәрнең дәртле җырлары көн буена өзелмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250