Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Нәсел тамырларым тирәндә»

Үз илен сөйгән, яшәгән урынын хөрмәт иткән, телен яраткан, саклаган, әти-әнисен олылаган егетне республикага әзерлек шартларында районда үткән «Балтач егете» бәйгесендә күрергә туры килгән иде.

Жюри алдында чыгыш ясаганда ук ул үзенең Анага карата мәхәббәтен, Туган йортына яхшы мөнәсәбәтен күңелләргә үтеп керерлек итеп шәрехли алды.

– Миндә катнаш кан ага, – ди Давид. – Төрек, еврей, казах, удмурт, татар каны ул. Нәсел тамырларым минем  бик тирәндә – Татарстаннан башлап Казахстан, Мурманск, Мәскәү, Питер, Киров, Чиләбегә кадәр сузылган.

Давидның фикеренчә,  Әнине ярата белү, Туган йортны зурлау – үзе үк  Ватанга карата мәхәббәт тәрбияли. Давид ул яктан бәхетле, ул шундый гаиләдә туган, аны һәрчак аңлыйлар, хәленә керәләр, матур идеяләрен күтәреп алалар.

– Безнең гаиләдә баланың акыл үсешенә гаять тә зур  игътибар бирәләр, – ди ул сүзен дәвам итеп. – Шуңа да мин бик иртә китаплар укый башладым. Безнең өй китапханәсе ай саен яңа китаплар, журналларның яңа саны белән тулылана.

Давид тарих белән мавыга, үткән гасырларның, бабаларының, гомумән, канына береккән халык язмышлары аңа бик кызыклы. «Үзенең мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен, милли геройларын оныткан халык үлемгә тарыган», дип язган Лев Толстой. Давид та бөек язучының сүзләрен читләтеп үтми, туган телләр, халыклар бердәмлегенә багышланган иншалар язганда, проектлар эшләгәндә файдалана.

Китап укудан тыш, Давид рәсем ясарга, сәяхәт итәргә, музейларга барырга ярата. Милли гореф-гадәтләрне үз эченә алган бәйгеләрдә бик актив. Тарих, хокук, география, җәмгыять белеме буенча олимпиадаларда катнаша.

Нәкъ башка егетләр кебек хәрби эшләр дә кызыксындыра аны. Сугыш елларының тарихына бигрәкләр дә мөкиббән. Сәясәт белән политология дә үзенә тарта, урта гасырлар философлары Платон, Аристотель һәм башкаларның хезмәтләренә  битараф түгел.

Давид шулкадәр акыллы фикерләр әйтә, сокланып куясың: «Бервакыт америка шагыйре Томас Элиот әйткән, – дип дәвам итә ул сүзен.– Гореф-гадәтләрне нәселләштерергә кирәкми, аларны яулый белергә кирәк дигән. Ничек аңлыйсыз менә сез бу сүзне – гореф-гадәтләрне яулау дигәнне? Бу ата-бабаларның яшәешен, традицияләрен үзең аша, йөрәгең аша үткәрү дигән сүз. Минем уйлавымча, әнә шул чакта гына без туган Ватаныбызга лаеклы алмаш була алачакбыз. Мин үз илем, торган җирем белән горурланам, һәм алар да минем белән горурлансыннар иде дип хыялланам!»

Туган тел, халыклар дуслыгы – ул тәрбия дә, ярату да, тыныч тормыш та. Давид кебек патриотлар булганда, әхлак та, дуслык та, иминлек тә булыр, иншаллаһ. Яшь күңелгә салынган изге орлыклар шытып, матур киләчәк юрап, чәчәк атсын дип телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы