Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Нәсел тамырларым тирәндә», ди Чепья авылы егете Давид Турганалиев

Давид Турганалиев төрле милләт вәкилләре балалары укый торган Чепья мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлады.

Үз илен сөйгән, яшәгән урынын хөрмәт иткән, телен яраткан, саклаган, әти-әнисен олылаган егетне республикага әзерлек шартларында, узган уку елында, районда үткән “Балтач егете” бәйгесендә күрергә туры килгән иде. Жюри алдында чыгыш ясаганда ук ул үзенең Анага карата мәхәббәтен, Туган йортына яхшы мөнәсәбәтен күңелләргә үтеп керерлек итеп шәрехли алды. Әлеге бәйгедә Давид өченче урынны алды.

- Миндә катнаш кан ага, - ди Давид. - Төрек, еврей, казах, удмурт, татар каны ул. Нәсел тамырларым минем бик тирәндә - Татарстаннан башлап Казахстан, Мурманск, Мәскәү, Питер, Киров, Чиләбегә кадәр сузылган.

Давидның фикеренчә, Әнине ярата белү, Туган йортны зурлау – үзе үк Ватанга карата мәхәббәт тәрбияли. Давид ул яктан бәхетле, ул шундый гаиләдә туган, аны һәрчак аңлыйлар, хәленә керәләр, матур идеяләрен күтәреп алалар.

Безнең гаиләдә баланың акыл үсешенә гаять тә зур игътибар бирәләр, - ди ул сүзен дәвам итеп. - Шуңа да мин бик иртә китаплар укый башладым. Безнең өй китапханәсе ай саен яңа китаплар, журналларның яңа саны белән тулылана.

Чепья егете Давид тагын ниләр белән мавыга, бу хакта алга таба укырсыз. Сайтыбыздан аерылмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы катнаш никаһ