Нәтиҗәләрне барлыйбыз
Районныӊ социаль өлкәсендә 2018 елда ниләр эшләнгән, нинди яӊалыклар булган һәм 2019 елда нинди максатлар куела – болар турында киӊәйтелгән киӊәшмәдә сүз барды.
Бу өлкәнеӊ район халкы өчен аеруча әһәмиятле икәне билгеле, районда яшәүче 34322 кешенеӊ 10145е пенсия ала, 80 яшьтән узган лаеклы ялда булганнарныӊ саны – 1159, 3970 кеше инвалид. 5061 гаиләдә 8254 бала тәрбияләнә, сәламәтлеге чикләнгән балалар булган 167 гаиләдә 171 бала тәрбияләнә. 11 күп балалы гаиләдә 34 бала бар, 41 гаилә опекунга бала алган. Бу саннарны гына санап чыгу да социаль яклау өлкәсенеӊ эше турында фикер йөртергә мөмкинлек тудыра. Ниндидер сәбәпләр аркасында эш урынын югалтканнарга яӊасын табу, гаиләне даими керемле итү юнәлеше дә бик мөһим. 2018 елда халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 1502 мөрәҗәгать кергән. 197 кеше эштән китү һәм яӊа урынга урнашу буенча булса, 909 кеше яӊа эш белгечлеге алу буенча бу үзәккә мөрәҗәгать иткән. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Алмаз Нургалиев җиткергәнчә, бүгенге көндә 92 кеше эшсез дип табылган. Аныӊ фикеренчә, үзәкнең төп бурычы – эшсезләрне исәпкә алу түгел, ә нәкъ менә эш урыннарын югалтканнарга яӊасын табарга булышу, һөнәрне алыштырырга ярдәм итү, һәм бу юнәлештә район оешмалары белән тыгыз элемтәдә эшләү.
Социаль яклау бүлеге аша халыкка адреслы ярдәм күрсәтү 35 юнәлеш буенча алып барыла һәм мондагы саннар да миллионлап исәпләнелә. Менә, кайберләре – балалар бакчасында йөрүче гаиләләргә 8 миллион 324 меӊ сумлык компенсация түләнгән, ветераннар һәм лаеклы ялда булганнарга төрле өстәмә 38 миллион сумга якын акчалата ярдәм күрсәтелгән, 19 миллион 967 меӊ сумлык ярдәм инвалид һәм дәүләт тарафыннан билгеләнгән кешеләргә бирелгән. Мондый түләүләр 29 төр буенча исәпләнгән һәм район халкына 118 миллион 865 меӊ сумлык ярдәм күрсәтелгән. Алдагы ел белән чагыштырганда бу түләүләрнеӊ 10 миллион сумга артык булуы дәүләт тарафыннан социаль яклауга игътибарныӊ үсүен күрсәтә.
«Наз» оешмасыныӊ эшчәнлеге районда гына түгел, республикада да танылып килә. Чепья реабилитация бүлекчәсе ел барышында 23 тапкыр дәвалануга, ярдәмгә мохтаҗ 644 кешене кабул иткәннәр. Аларга төрле дәвалау һәм тернәкләнү курслары тәкъдим ителгән. Көнгә 4 тапкыр дәүләт тарафыннан уртача 187 сумга туклануны оештыру җиӊелләрдән булмагандыр, гаҗәп, ашату мәсьәләләре буенча ял итүчеләрдән бернинди дә зарлану юк, алар бары рәхмәт кенә җиткерәләр.
Район социаль яклау бүлегенеӊ эше күп саннарда чагылса да, аныӊ төп өлеше – ялгыз әби-бабайлар, ярдәмгә мохтаҗлар, авыр хәлдәге гаиләләр белән эш юнәлеше иӊ мөһиме булып кала, диде бүлек мөдире Алсу Гатиятуллина. Һәм дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәмнең кирәкле урында һәм тиешле кешегә бирелүен тәэмин итү – безнеӊ бурыч, дип белдерде.
Киӊәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов катнашты һәм чыгыш ясады. Бүлекнеӊ исеменнән күренгәнчә, сез халыкны якларга, тиешле ярдәмнеӊ максатчан һәм иӊ кирәк урынына барып җитүенә ирешергә тиешсез, диде ул. Олылар буламы, яшь гаиләләрме – аларныӊ һәркайсы кайгыртучанлык сизәргә тиешләр, вакытында әйткән бер җылы сүз генә дә күп очракта мөһим һәм кадерле була. Шушыларны истә тотып, һәр өлкәдә сезнеӊ тырышлык сорала. Һәм алда торган бурычларны тагын бер кат барлап, ачык максатларны куя белергә кирәк һәм сез бу максатларга ирешерсез, дип уйлыйм диде ул.
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев