Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нур өләшүче укытучым

Балачактан ук һәркемнең тормышына килеп кереп, озак еллар буена аның белән бергә булып, үзенең йөрәгендә аңа да урын табып, кирәк чакта ярдәм итеп, белем биргән кеше кем ул? Әлбәттә - укытучы!

Минем тормышыма да зур өлеш керткән шәхес - ул мәктәбебездә инглиз теле укытучысы Зилә Фәргать кызы Шакирова. Чит телне белүе өстенә ул русча да, татарча да бик камил белә, матур итеп сөйләшә. Укытучыбыз мәктәптәге бер чараны читтә калдырмый, һәрберсенә үз эшчәнлеген кертә, ул җырга, биюгә дә бик оста. Бер сүз белән әйткәндә, ул иң актив остазларыбызның берсе. Аның тагын бер ягын әйтми калып булмый: ул бик нечкә күңелле, ярдәмчел.
Минемчә, чын укытучы нәкъ менә Зилә Шакирова кебек булырга тиеш. Чөнки бүгенге көндә укытучы һөнәре иң җаваплы һәм авыр белгечлекләрнең берсе. Ә сыйныф җитәкчесе булу, өчләтә батырлык таләп итә. Укытучымның киң күңелле, намуслы, тырыш, сабыр булуы мине таң калдыра. Зилә Фәргатовна белем генә биреп калмый, ә тормышта үз юлыңны табар өчен төпле киңәшләрен дә бирә. Авыр мизгелләрдә ярдәмче дә, хаталар ясаганда төзәтүче дә ул. Аның гел шулай мөлаем, кешелекле булып калуын телим. Хезмәт юлында уңышлар һәм укучыларының олы ихтирамы насыйп булсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250