Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нурания ханым Балтач балаларын сөендерде (+фоторепортаж)

Республиканың «Наз» хәйрия фонды Балтачның бертөркем баласына «Яңа ел тамашасы» бүләк итте.

Иске Яңа ел бәйрәме уңаеннан «Наз» республика хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Фердобаевна «Игелекле тылсымчылар» хәйрия акциясе оештырды.

Нурания Сәйфетдинова һәм аның тормыш иптәше Әсгать Әхмәдиев «Наз» үзәге белгечләре белән бергәлектә Яңа ел тамашасы уздырганнар. Чакырылган балалар уеннарда бик теләп катнашканнар, Яңа ел җырлары җырлаганнар, шигырьләр сөйләгәннәр.

Һәрбер балага бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылган, моннан тыш, алар үзләре теләгән бүләкләргә дә ия булган.

"Наз" хәйрия фонды эшчәнлеге белән таныш булмаучылар сирәктер: 2007 елдан бирле Балтач районының "Наз" социаль үзәге белән уртак хезмәттәшлектә алар. Шунысын да әйтергә кирәк, Нурания ханымның әнисе Кенә авылы кызы.


- Һәр бала гаиләдә үсәргә тиеш. Әти-әни назыннан беркем дә мәхрүм булырга тиеш түгел, - диде Нурания ханым.

Ата-аналар һәм балалар "Наз" хәйрия фондына чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел бүләк "Наз"