Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нурания ханым Балтач балаларын сөендерде (+фоторепортаж)

Республиканың "Наз" хәйрия фонды Балтачның бертөркем баласына "Яңа ел тамашасы" бүләк итте.

"Наз" хәйрия фонды эшчәнлеге белән таныш булмаучылар сирәктер: 2007 елдан бирле Балтач районының "Наз" социаль үзәге белән уртак хезмәттәшлектә алар. Шунысын да әйтергә кирәк, Нурания ханымның әнисе Кенә авылы кызы.

Бүген "Наз" оешмасы җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова патронажда торучы балалар өчен район социаль яклау бүлегендә "Чыршы бәйрәме" оештырды. Җәен дә балаларны туплап теплоходта сәяхәткә чыгалар яисә зоопаркка алып баралар. Кыскасы, балаларны күңелле ял иттерү өчен барысын да эшләргә тырышалар.

- Һәр бала гаиләдә үсәргә тиеш. Әти-әни назыннан беркем дә мәхрүм булырга тиеш түгел, - диде Нурания ханым.

Кыш Бабай белән Кар Кызы алар сораган бүләкләрне төяп килгән: йомшак уенчык, чаңгы, кәрәзле телефон, курчак, шахмат. Кәрим исемле малай түзмәде, шатлыгыннан телефонны үбеп, куанычыннан урынында ук тыпырдый башлады.

Бәйрәм чарасын Балтач урта мәктәбе волонтерлары тулыландырды. Алар балалар белән биеде, җырлады, күмәк җырлар белән чыршы тирәли әйләнде. Игелекле Нурания һәм Әсхәт Сәйфетдиновлар әниләрне дә онытмаган. Аларга бүлмә гөлләре бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250