Нурания ханым кабат бүләкләр өләшә (+фото)
Шубан авыл җирлеге территориясендә күп балалы гаиләләр өчен «Кече-сабантуй» үткәрделәр.
Балалар яраткан «Бүләк кисү», «Чүлмәк вату» кебек уеннарда катнаштылар. «Наз» республика хәйрия фонды президенты Нурания Сәйфетдинова һәм аның тормыш иптәше чарада катнашучыларга татлы күчтәнәчләр, уенчыклар һәм бүлмә гөлләре бүләк иттеләр. Балалар үсеше өчен кызыклы һәм файдалы канцелярия товарларын иганәче Регина Нутфуллина бүләк итте. Барлык катнашучылар да әлеге чарададан бик канәгать калдылар һәм чараны оештыручыларга һәм иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев