Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нуриевлар Рәхмәт хаты алды. Кемнән дисезме? (+фото)

Көшкәтбаш авылында яшәүче Нуриевлар гаиләсе исеменә уллары Илсаф укыган Рязань шәһәрендәге В.Ф.Маргелов исемендәге хәрби югары һава-десант командирлар училищесыннан Рәхмәт хаты килде.

“Бүгенге көндә күпгасырлык тарихлы Ватаныбыз катлаулы чорларның берсен кичерә. Бу шартларда һәр гражданинга, армия һәм флот солдатына туган иленә карата мәхәббәт, милли горурлык хисләрен саклау һәм ныгыту бурычы куела. Һава-десант гаскәрләренең үрнәк солдатын һәм илебезнең ышанычлы яклаучысын тәрбияләвегез өчен сезгә эчкерсез рәхмәт сүзләрен ирештерәм. Кешенең уңышында, һичшиксез, аның якыннарының өлеше зур. Улыгыз Илсаф үзен максатчан, җаваплы, дисциплиналы хәрби итеп танытты. Ул һәрвакыт десант дусларына ярдәмгә килергә әзер. Кечкенәдән эш сөючән, башкаларга игътибарлы итеп тәрбияләвегез, югары күрсәткечләргә рухландырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Улыгыз киләчәктә дә уңышлары белән сөендерсен, гаилә бәхете, сәламәтлек телим”, диелә ул хатта. 

Кулларына командир исеменнән Рәхмәт хаты алгач, уллары өчен тагын бер горурлык хисе кичерде алар. Әти-әни өчен моннан да олы бәхет була аламы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев