Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нурҗиһан апага кем ярдәм иткән?

Тоташ сынаулардан торган гомер сукмагын зарланмый-сыкранмый, сабыр гына үтә Нурҗиһан апа.

Шода авылында яшәүче Нурҗиһан апа Гыйбадуллина хакында сайтыбызда язган идек инде.  Аның  гыйбрәтле язмышы бер генә укучыбызны да битараф калдырмады.

Тоташ сынаулардан торган гомер сукмагын зарланмый-сыкранмый, сабыр гына үтә Нурҗиһан апа. Соңгы елларда бер-бер артлы берничә операция кичерергә туры килгән.

- Мине Аллаһы Тәгалә зурлады, гомерем буе янәшәмдә яхшы кешеләр булды, - ди ул.

Соңгы араларда булган салкыннар нәтиҗәсендә өендәге су торбалары каткан булган. Яхшы кешеләр кабат ярдәмм иткән аңа.

Нурҗиһан апа белән күрше диярлек яшәгән Фәрит Хәкимҗанов ярдәм кулы сузган.

- Инде язларга кадәр сусыз тилмерермен дип бик борчылган идем. Ярый Фәрит булды. Тормышлары тигезлектә, муллыкта узсын, балалары да үзе кебек гел игелек күрсәтсен, - дип тели Нурҗиһан апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурҗиһан Гыйбадуллина ярдәм