Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нурия Һадиева: “Бездә халык бик әйбәт бит”

Сабыр холыклы Нурия гаиләдәгеләре, якыннары өчен дә зур терәк.

Кешене киеме белән каршы алсалар, оешма-предприятиеләргә, авылларга яки читтән районга килүчеләр, килешәсездер, гомуми бәяне беренче очраган кешеләрдән, каршы алучылардан туплый башлый. Театр элгечтән башлана дигән кебек, хастаханә ишегеннән керүгә, санитаркамы, вахтермы, регистратурада утыручымы, кем дә булса урынсызга кычкырган икән, нинди генә яхшы табибка күренсәң дә, нинди генә шәп хезмәт күрсәтсәләр дә, күңелдәге юшкынны бетерә алмаячак. Хастаханәләргә генә түгел, кешеләр белән эшләүче, хезмәт күрсәтүче һәр тармакка кагыла бу кадәресе. Авыл халкының иң зур гозере, үтенече төшә торган җирле үзидарәләрдәге вәзгыять тә секретарьлар, урынбасаларның мөгамәләсеннән бәйле дисәк, ялгыш булмас. Кәгазь-белешмәләр арасына күмелеп тә, рәсмилектән кача белгәннәр бу очракта күпне ота. Әнә шундыйларның берсе – Шеңшеңәр җирлеге секретаре Нурия Һадиева белән сезне якыннанрак таныштырабыз.

Нурияне күптәннән – Балтачка эшкә йөреп эшләгән чагыннан – үткән гасырның сиксәненче еллар уртасыннан бирле беләм. Инде туган авылы Шеңшеңәргә кайтып, авыл советы секретаре булып эшли башлаганына да 31 ел икән. Гел-гел күрешеп, очрашып та тормыйбыз. Әмма күрешкән саен шунысына игътибар итәм: холкы шул ук калды, тамчы да үзгәрмәде Нуриянең. Шул ук самими, шул ук ихлас. Очрашканда хәлен соравыңа, “әйбәәт” дип бераз сузып җавап бирә дә, бар дөньяны балкытып көлеп җибәрә. Әйтерсең, беркайчан, бернинди проблемасы юк – “әйбәт”тән бүтәнне ишетмәссең аннан.

Менә бу юлы да эше турында сораша башладым да, хәйран озак эшлисең икән инде, минәйтәм. Җавабы көтелгәнчә: “Бездә халык бик әйбәт бит, алар шундый булмаса, эш тә бармас иде, болай озак эшләп тә булмас иде. Юктан да канәгать була беләләр, гомер-гомергә шөкер итеп, үз көчләренә таянып яшәргә күнеккәннәр, башкаларга әллә нинди дәгъвалар белдереп тә йөрмиләр, нинди генә сораулары булса да, ипләп әйтергә, аңлашып хәл итәргә тырышалар. Рәхмәттән башка сүз юк аларга. Без дә инде килгән берсен ачык йөз белән каршы алырга тырышабыз. Башкача була да алмый: бөтенесе белгән, гомер буе аралашкан кешеләр. Кирәкмәсә, җитди гозере-йомышы булмаса яки ашыгыч булмаса, авыл халкы безнең янга килми бит инде ул”...

Дөрес, хәзер җирле үзидарәләрдә кәгазь-документ эше бик күп, аларны эшләү-теркәү тәртипләре дә гел үзгәреп тора. Кайчакта баш күтәрми, бер бүленми эшләсәң дә таманга киләсе... Шуңадыр да бу вазифадагылардан да төрлесен күрергә, ишетергә туры килә.

–Соңгы елларда язылышучыларны теркәү, яңа туган балаларга таныклык бирү ише эшләр ЗАГС бүлегенә күчте, әмма барыбер эш кимемәде, элек гади генә булган таләпләр дә бик катлауланды, катгыйланды шул, – ди Нурия. – Элек авыл советындагы хисап кенәгәсендә сызып, яңасын гына язып куйган бик күп мәгълүматлар өчен хәзер әллә ничәшәр белешмә тутырасы. Программалар да гел үзгәрә, катлаулана да...

Юк, зарланып әйтми ул аларны, әледән-әле булып торган үзгәрешләрне генә искәртүе. Әйтәм бит, зарлана белми ул. Инде өченче җитәкче белән эшли, алар турында да ялгышып та начар сүз әйтмәс. “Барысы белән дә аңлашып эшләдек”, – дияр. Монысы да зур әйбер...

Язманың тулы варианты белән "Хезмәт" газетасының 26 гыйнвар санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игелекле һөнәр ияләре