Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нурлы йөзләр, нурлы карашлар... сагынырга гына калды

Күздә яшь, йөрәктә сагыну... Дөрес, берәү дә мәңгелеккә килмәгән. Әмма үзеннән тыш башкаларга да яхшылык эшләргә омтылучы затлар яшәсеннәр иде, мәкерле үлем аларны читләп үтсен иде.

Гомер дигәнең аеруча да кадерлегә әйләнде хәзер. Кеше бүген бар, иртәгә юк. Көн тудымы, үлем хәбәре ишетеп кенә торабыз. Февральнең җепшек бер көнендә районыбызга матурлык алып кайткан, күпләргә яхшы таныш Рәхилә апа Хуҗаеваны да җирләп куйдык.

Рәхилә апа бар гомерен кешелекне матурлауга багышлады, кулы белән чәчләрне матурласа, күңеле белән җанны дәвалады. Итагатьлелеге, кешелеклелеге, ярдәмчеллеге белән үзенә җәлеп итте, таләпчәнлеге дә аның яхшылыкка тиң иде. Чәч кисү өлкәсендә күпме осталарга киңәшләрен бирде, үз артыннан эз калдырды, җитезлеге, уңганлыгы, сөйкемлелеге белән үзенә тартты. Көчле авыруын да белгертмичә, суларга төшкәндәй генә китте дә барды. Аны югалтуны яраткан клиентлары бик авыр кичерде, статусларда, постларда «Орхидея» синнән башка моңсу», «яраткан кешеңне югалту бик авыр», «сеңлем ди дәшүләре генә дә ни тора иде», һәм башка постлар үзәкне өзде. «Әле кайчан гына күрдем бит үзен, кочып сәлам биреп китте», «Яңа еллар белән котлаулар җибәрде», диючеләр әле дә ышанып беталмый йөри. Менә шулай китеп бара икән ул көчле рухлы, кешеләргә авырлык китерми торган кешеләр. Кеше китә дә, онытыла, Рәхилә апаны күбебез сагынырбыз әле, үзебезгә кирәк чакта бигрәк тә сагынырбыз... Тәүлекнең теләсә - кайсы вакытында прическа ясаучы, тиз һәм оста итеп чәчләрне кисүче апабызны юксынырбыз әле.

Рәхилә апа кадерле кызы Сузанна, аның гаиләсе, балалары өчен җан атып яшәде. Әнисен, туганнарын кадерләде. Ел хатын-кызы титулына да ия булды, хезмәтләре һәрчак югары бәяләнде.

- Рәхилә укып бетереп Казанда яшәгәндә, бәйгедә катнашып, Тататрстан күләмендә икенче урынны алган кеше ул, - ди сеңлесе Алмира апа. - Кораб формасында прическа ясап, жюрины сокландырган иде ул. Салкын гүрләрдә ята инде, җаныкаем. Йөрәкләребез бик әрни. Һай, бигрәкләр дә туганчылыклы, ярдәмчел, хәлебезгә керүчән, бөтен проблемабызны хәл итүче кеше иде. Бик тә туганчылыклы булып үстек без. Әниебез генә күтәрә алса ярый инде бу кайгыны... абыебыз үлгәнгә дә алты гына ай бит әле...

Күздә яшь, йөрәктә сагыну... Дөрес, берәү дә мәңгелеккә килмәгән. Әмма үзеннән тыш башкаларга да яхшылык эшләргә омтылучы затлар яшәсеннәр иде, мәкерле үлем аларны читләп үтсен иде.

Мәрхүмәне искә алуыбыз рухына изге дога булып барып ирешсен, урыннары җәннәт түрләрендә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхилэнен авыр туфрагы жинел булсын. Абыйсы улгэненэ 6 ел тугел, 6 ай гына эле, ялгыш язылган. Туганнарынын, Эминэ апанын кайгы сын уртаклашам. Бик кечелекле, туган жанлы алар барысыда

    Теги: юксыну Мәрсия