Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чутай башлангыч мәктәп-балалар бакчасы да бүген балаларның шатлыклы авазына күмелде

10 гыйнвар көнне Чутай авылында яңа мәктәп-балалар бакчасы комплексы бакча балаларын кабул итте.

"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү " Дәүләт программасы ярдәмендә сафка баскан мәктәп һәм балалар бакчасын үз эченә алган комплекс эшчәнлеге белән район башлыгы да танышты.

Бакчада сабыйлар тавышы тынып тормасын. Авылның киләчәге нык, өметле булсын! дип яза  kaytavaz_baltasi.

"Кызыл юл" җәмгыятенә кергән Чутай авылында булдык, авылның киләчәге, яшьләре белән кызыксындык.

Белгечләргә салынган өйләрне күрдек, өр-яңа бакча-мәктәп комплексына кердек, яңартылган клубны күреп сокландык, шугалак, үен мәйданчыгы...

Авылда калучы яшьләр өчен мөмкинлекләр гаҗәеп биредә. Һәрберсенә "Кызыл юл" җәмгыятенең өлеше кергән һәм барлык объектлар да яшьләрне авылга җәлеп итү максатыннан эшләнгән.

Хоккей уйнап кайтып килүче Нуршат, Искандәр, Данияр да бик шат, нәкъ менә шушы егетләр авылның киләчәген ямьләр әле.Тулырак язма - "Хезмәт" газетасында.

Фото: @chutai_ kaytavaz_baltasi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

10 гыйнвар көнне Чутай авылында яңа мәктәп-балалар бакчасы комплексы бакча балаларын кабул итте

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чутай авылы күп функцияле үзәк