Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нурзада киленнәре кулларында ут уйната, сүзгә тапкыр, чая һәм туры сүзлеләр

Авылларда тотрыклы нигезгә корылган гаиләләр әлеге җирлекнең йөз аклыгы булып тора. Куныр авылында яшәүче Закировлар гаиләсе дә башкалар өчен үрнәк.

Закировлар ил-көннәргә берсеннән-берсе игелекле өч ул, ике кыз бүләк итә. Кечкенәдән тырыш хезмәт белән көн күреп, балаларын да үз үрнәкләрендә тәрбияләгән алар. Өлкәннәр күптән инде бакыйлыкта булса да, нәсел дәвамчыларының матур, тигез тормыш алып баруларына рухлары шаттыр.

Төп нигезне гөрләтеп яшәүче Рифат белән Гөлшат, яңа йорт җиткереп башка чыккан Нургаяз белән Резида, Раиф белән Раиләнең, кияүгә чыгып үз куышларын булдырган Сәрия белән Әлфияләрнең тормышлары куанып туймаслык. 

Бүгенге язмам Закировлар нигезенә килен булып төшкән Гөлшат, Резида, Раилә хакында. Килен кайнана туфрагыннан яратылган, диләр. Киленнәре Наилә апаның үзе кебек ир-хакын хаклап, нигез җылысын һәм гаилә традицияләрен саклап яшиләр. Алар кунакчыл хуҗабикә дә, үрнәк хатын, кадерле әни дә.

Шунысы игътибарга лаек, Закировларда кызга-киленгә бүленеш юк, барысы да үзләренеке. Гөлшат һәм Резида апалар икесе дә балалар күңелендә телгә мәхәббәт тәрбиялиләр. Гөлшат апа татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Без мәктәптә укыган елларда ул башлангыч сыйныфларда укыта иде. Төгәллеге белән аерылып, оештыру сәләте көчле булганлыктан, 2005 елдан аны укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп куйдылар. Әниләргә хас йомшаклыгы, кирәк урында дөрес итеп шелтәләве белем үрләрен яулаганда һәркем өчен канат куя дисәм һич арттыру булмас. Камилекнең чиге юк, ди халык мәкале. Гөлшат апа да укучыларын әлеге рухта тәрбияли. Төп нигезне балкытып яшәүче мөгаллимә тормыш иптәше Рифат абый белән өч кызга якты дөнья бүләк итеп, бүген аларның кадер-хөрмәтендә яшиләр. Кызлары Рамилә, Гүзәл, Әдилә әти-әниләренең зур горурлыгы.

Резида апа исә күрше Әтнә районы кызы. Югары белем алганнан соң юллама белән безнең якларга эшкә кайта һәм шул кайтуыннан Кунырның үз кешесенә әйләнә. Рус теленә һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләүче мөгаллимәне укучылар да, хезмәттәшләре дә, авылдашлары да төгәл, максатчан булуы өчен хөрмәт итә. Аның укучылары арасында олимпиада җиңүчеләре дә, бердәм дәүләт имтиханнарын югары баллга тапшыручылар да бихисап. Бүген инде ул лаеклы ялда. Яраткан укытучыларының аның  эшен дәвам итүләре өчен горурланып яши. Резида апа тормышында да һәркемгә үрнәк шәхес. Тормыш иптәше Нургаяз белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Фәридәләре үз гаиләсе белән Балтачта яши, Зөлфияләре югары белем алып,  Балтачның беренче номерлы балалар бакчасында эшли. 

Төпчек килен Раилә дә өлкәннәре кебек ачык йөзле, туган җанлы, олыларны олылап, кечеләрне хөрмәтләп яши. Хезмәттәшләре аны төгәл, үз эшен җиренә җиткереп башкаруы, ачык һәм гадилеге өчен хөрмәт итә. Гаилә тормышы да күпләргә үрнәк, тормыш иптәше Раиф белән бер ул, бер кыз үстерәләр. 

Кыскасы, килендәшләр барысы да батыр, кулларында ут уйната, сүзгә тапкыр, чая һәм туры сүзлеләр. Бер-берсенә хөрмәт һәм ышаныч белән яшиләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: килендәшләр закировлар