Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ныклы дәүләткә архив кирәк яки 100 еллык юбилей

Быел Россиядә дәүләт архив хезмәтенә 100 ел тула. Күпләр архив эшен күңелсез хезмәт дип саный. Әмма тарихи документлар күңелсез була алмый.

Гади генә кеше турында мәгълүмат аша тулы бер тарихны күзалларга мөмкин. Еллар узу белән теләсә-кайсы документ кыйммәтләнә генә бара. Безнең район архивы документлары да күп кенә җирле авторларыбызның китапларында чагылыш тапты.

Архив бүлеген ун елдан артык  җитәкләгән Фәридә Шакирова өйрәнүләре буенча архив эше аерым звено буларак, 1934 елда оеша, аның белән Малмыж районы кешесе Иван Максимович Туршилов җитәкчелек итә. Ул чакта архив өчен башкарма комитет бинасыннан бер бүлмә бүленеп бирелә. 1937-1957 еллар аралыгында 15 ләп бүлек мөдире алышына. Ике җитәкчене үз эшләренә салкын караган өчен эштән кусалар, өч мөдир архив эшен төп хезмәтләренә өстәмә эш итеп башкара. Башлангыч чорда документлар нигездә халык депутатларының Балтач район Советыныкы белән чикләнгән һәм ул бүгенге көнгә кадәр сакланган.

1958-1986 елларда архив бүлеге белән Рәхимә Газизулла кызы Хәкимҗанова җитәкчелек итә. Аның сүзләренә караганда, ул архив эшен кабул итеп алган чакта документлар эшкәртелмәгән, тәртип белән язылмаган, ә бары берләштерелеп, район башкарма комитетының подвалында сакланган булган. 1961 елда Балтачны Арчага кушалар һәм барлык архив документлары Арча архивына күчерелә.

1965 елда районнарны кабат аергач, документларның беразы Балтач архивына кайта. “Арча районына документларны зур йөк машинасы белән алып киткәннәр иде, ә кире алып кайткан чакта бары җиңел машинада берничә төргәк документ кайтты” дип искә ала Рәхимә Газизулловна.

1976 елда архив Космонавтлар урамындагы яңа бинага күчерелә. Эш өчен һәм  документлар саклау өчен берәр  бүлмә бирелә. Язу машинасы бирелгәч, Рәхимә Газизулловна эшләрнең исемлеген басма вариантта эшли, документларны тиешле таләпләргә туры китереп  туплый. 

Балтач архивының хөрмәтле ветераны Рәхимә Хәкимҗанова булса, 1959 елда Балтачка кушылган Чепья районы буенча документларны Әминә Фәизова туплаган. Сугыш вакытында һәм аннан соңгы еларда ул авыллар буенча җәяү йөреп, колхозлардан документларны чана белән ташып җыя торган булган. Ул үз эшенә бик җаваплы карый, документларны ташландык сарайлардан, чормалардан эзләп ала диярлек һәм аларны еллап аерып тутыра. Әминә Фәизова Чепья башкарма комитеты документларын шул рәвешчә саклап кала, алар исә бүген дә бик кыйммәтле мирас булып социаль-хокукый һәм тематик эзләнүләргә зур ярдәм булып тора.

1986-1989 елларда исә район архивы белән югары белемле белгеч Нурия Йосыф кызы Галләметдинова җитәкчелек итә. Моңарчы ул мәдәният өлкәсендә эшләгән хезмәткәр буларак, архив документларын барлап, туплап кына калмый, ә аларны кулланып төрле мәдәни чаралар да уздыра. Шулай ук беренчеләрдән булып архивка шәхси фондка документлар, фотодокументлар кабул итә башлый.

1990-2003 елларда  җитәкчелеккә югары белемле филолог Фәридә Гариф кызы Шакирова килә. 13 ел дәвамында ул архив өчен бик күп хезмәт башкара. Даими саклаудагы  5 мең берәмлек документ кабул итә, соңгы ун елда барлык төр планнар арттырылып үтәлә. Сыйфатлы эшкә баш архив идарәсе дә зур ярдәм күрсәтә. Әлеге чорга барлык хуҗалык кенәгәләре язулары эшләнелгән, шәхси состав буенча да төгәл исәп алып барылган. 1993-1994 елларда авыл хуҗалыгы тармагы документларына максатчан  комплекслы экспертиза үткәрелгән. 2000-2001 елларда авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары катнашында узган комплекслы мәдәни чараларга әзерлек чорында тарихны барлау юнәлешендә күләмле эш башкарган. “Гасыр кичкән буын” чарасын уздырган чагында 40 фондтан  3 мең берәмлек документ өйрәнергә туры килгән.

2001 елда архив бүлегенә район үзәк китапханәсе бинасында 46,76 квадрат метрлы бүлмә бүленеп бирелә. Тагын ике елдан исә компьютер бирелә һәм әйдәп баручы белгеч штаты өстәлә.

2003-2005 елларда архив бүлеге белән Фәйрүзә Фаил кызы Зарипова җитәкчелек итә. Кыска гына вакыт эчендә бүлекнең материаль-техник базасын яхшыртуга ирешә, биредә косметик ремонт ясала.

2005 елның ноябрь аеннан 2016 елга кадәр архив бүлеге җитәкчесе булып Әлфия Сәүбән кызы Атабаева эшли. Әлфия Сәүбәновнага кадәр бүлектә  ике ел эшләгән Роза Каюмовна Зарипова төгәллеге, белемле, ышанычлы булуы белән бик күп райондашларыбызның хөрмәтен яулаган шәхес. Бергә эшли башлагач алар саклауда булган документларны тәртипләү эшенә керешә. Унбер фонд буенча архив язулары эшләнә. Бәйләүдә сакланучы архив документларына махсус тартмалар сатып алу өчен финанс мөмкинлекләре дә табалар. Шулай итеп документлар кояш нурларыннан саклана. Әлеге ике хезмәткәрнең бер-берсен аңлап, тыгыз элемтәдә эшләве эш күрсәткечләренә дә турыдан-туры йогынты ясый. Алар эшләгән чор күп кенә юридик затларның банкротлыкка чыгу чорына туры килеп, шәхси состав буенча бик күп документлар кабул ителә. Шуңа да аларга  тарихи, фәнни, социаль, икътисадый юнәлештәге мәсьәләләрне генә түгел, Пенсия фонды һәм халыктан кергән социаль-хокукый сорауларны да өйрәнергә туры килә. Бу чорда банкротлыкка чыккан оешмалардан  шәхси состав буенча 7 меңнән артык документ, даими саклауга куелучы 3 меңнән артык документ кабул итеп алына. Махсус бүленеп бирелгән бинада документлар саклар өчен урын җитми башлагач, 2007 елда икенче каттан бүлмә бирелә. 2011 елга исә район үзәк китапханәсе бинасында башка бүлекләр өчен урыннар бүленеп бирелгәч, шулай ук документлар арту сәбәпле, әлеге бинаның мансард өлешеннән архив документларын саклау өчен булмә бирелә. 2016 елга архивта барлыгы 24801 берәмлек документ исәпләнә. Әлеге документлар шушы ике хезмәткәр көче белән тәртипкә салынып, махсус стеллажларга урнаштырыла.

2017 елның февраль аенда район башкарма комитетының оештыру бүлегеннән архив бүлегенә эшкә күчкән чакта  мин район архивын менә шул рәвешле кабул итеп алдым. Күләмле эш башкарылган, ә алда тагын да күләмлесе көтә. 2016 елдан башлап тест рәвешендә Татарстан Республикасының бердәм дәүләт мәгълүмати ситемасы эшли башлады. Әлеге система нигезендә республикада архив эшчәнлеген автоматлаштыру күздә тотыла. 2016-2017 елларда мәгълүматларны этаплап шушы системага кертү эше башланды. 2016 елда – 7188, 2017 – 13371, 2018 елның август аена 19032 берәмлек  документның исемнәре кертелде. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре 2018 елдан башлап тулаем бердәм архив системасы аша башкарыла. Әлеге система бүгенге көндә яңа заманча информацион технология таләпләренә туры китерү һәм профессиональ кулланучылар (архив хезмәткәрләре) тәкъдимнәрен исәпкә алып модернизация уза. Бу юнәлештә эш бетүгә бердәм система белән бөтен теләге булган кеше та куллана алачак.

Бүгенге көндә архивка үзегез килеп яки электрон почта, күпфункцияле үзәк, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша мөрәҗәгать итеп була. Кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең барысы да бердәм системага теркәлә һәм 30 көн эчендә язмача җавап бирелә. Шулай ук РФ Пенсия фондының Балтачтагы бүлекчәсе  белән берлектә электрон документлар алмашы эшлекле почта ( VirNet Client) нигезендә тормышка ашырыла. Бу исә мәгълүматның хосусыйлыгын тәэмин итә. 2017 елда мондый төрдәге 914 мөрәҗәгать булган, шуларның 844 енә уңай нәтиҗә белән, 2018 елның август аена – 612, шуның 563 енә уңай җаваплы архив белешмәләре әзерләнде.

2017 һәм агымдагы елның беренче яртысында комплектлау чынанакларыннан 421 берәмлек документ даими саклауга кабул ителде. Шулай ук 2002-2016 елларда банкротлыкка чыккан “ПМК-5”, район кулланучылар берләшмәсе, “Автохуҗалык”, “Нөнәгәр” җәмгыятьләренең  шәхси состав буенча  561  берәмлек документлары саклауга кабул ителде.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, “Бердәм Россия” партиясе проекты кысаларында архив бүлеге “Халыклар дуслыгы”, “Себер тракты һәм Муса Җәлил”, мәктәп музейларында,  гаилә архивларында сакланучы сугыш чоры хатларының электрон копияләрен җыеп Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитетына тапшырды. Шулай ук “Сугыш чоры хатлары. 1941-1945 еллар” күчмә фотокүргәзмәсендә “Себер тракты һәм Муса Җәлил” музее хезмәткәрләре белән Арбор авылы кешесе Идрис Гарифуллинның хатыны Мәйсәрәгә язган хатын баннер итеп эшләп, 22 март көнне Әтнә районыннан Балтачка килгән күчмә фотокүргәзмәне район мәдәният үзәгендә тантаналы ачты. Ике көн Балтачта булганнан соң, күчмә күргәзмә Арча районына юл алды. Әлеге проектның “Телдән тарих” бүлеге кысаларында шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан Чепьядан Гарифҗан Галиев, Аланнан Гаптелгани Нәҗипов, Түбән Кенәдән Тәскирә Галимуллиналарның истәлекләре дә Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитетына тапшырылды.

Иң шатлыклы хәбәрләрнең берсе, мөгаен, архив бүлмәләре урнашкан район үзәк китапханәсенең капиталь ремонтлаулар программасына эләгеп һәм республика бюджетыннан шул максатка  27310,04 мең су акча бүленеп бирелү булгандыр. Чөнки 2017 елда архив бүлмәләре документлар белән 91 % ка тулы булса, 2018 елда бу сан 92,6% ка җитте, ә быелның апрель аена күпләп шәхси состав документлары кабул итү сәбәпле исә 97 % булды. Шуңа да ремонт вакытында өстәмә мәйданнар булдыру төп бурычларның берсе иде һәм бу мәсьәлә өлешчә булса да хәл ителде. 31,36 квадрат метр документлар саклау өчен, 22,68 квадрат метр хезмәткәрләргә клиентлар белән эшләү өчен өстәмә мәйданнар бүленеп бирелде.

Агымдагы елның март аеннан Роза Каюмовна лаекы ялга китү сәбәпле, әйдәп баручы белгеч булып Резида Габделхак кызы Вәлиева эшли, кызыксынып архив эшенә төшенә.

Архив хезмәткәренең эше абруйлы һөнәрләрдән саналмаса да, ул җәмгыятькә дә, ныклы дәүләткә дә, үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылган  халык өчен кирәк булды һәм булачак.

Рузилә Ильясова

Архив бүлеге башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев