Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәзифә апа Бариева: “Язмыш сынауларын канат иттем”

Үтте дә китте яшьлегем, Үткәнен сизмәдем лә, Я үтмә, дип , я китмә, дип Әйтмәдем яшьлегемә. Әйе, урау-урау язмыш юллары аны гомер көзләренә алып килгән. Язмабыз Бөрбаш авылында 21 ноябрь көнне үзенең 90 яшен каршылаучы Нәзифә апа Бариева турында. Гыйбрәтле тормыш юлы белән, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап әзерләнгән альбомдагы...

Үтте дә китте яшьлегем,
Үткәнен сизмәдем лә,
Я үтмә, дип , я китмә, дип
Әйтмәдем яшьлегемә.

Әйе, урау-урау язмыш юллары аны гомер көзләренә алып килгән. Язмабыз Бөрбаш авылында 21 ноябрь көнне үзенең 90 яшен каршылаучы Нәзифә апа Бариева турында. Гыйбрәтле тормыш юлы белән, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап әзерләнгән альбомдагы язма белән сезнең дә, танышуны теләр идем.

Норма авылында туган ул. Әтисе Габделбарый Нәзифә апа тугач та үлә, әнисе Маһисәрвәр ике бала белән ятим кала. «Абыем Фоат бик тырыш иде. РТС та тракторчы булып эшләде, беренче хезмәт хакына миңа күлмәклек алган иде. И яратып кидем инде шуны», дип искә ала ул. Бала вакытта әниләре уракка киткәч, абыйсы белән барлык эшләрне бетереп, әниләре кайтышка учакта каты күмәч пешереп каршы алганнар.

- Әни гомере буе сыердан аермады. Сөт, катык көндәлек ризык иде, шуңа таза булганбыздыр. Сугыш башланды. Абыйга 18 яшь тулды, аны сугышка алдылар. Нормадан Шәмәрдәнгә 18 яшьлек егетләр җәяү чыгып киттеләр. Үзләре җырлый, үзләре елый, кайтмасыларын белеп киткәннәрдер инде. Аларны бер атна Кукмарада тотканнар, аннан поезд Шәмәрдәнгә туктаячак дигән хәбәр килде. Әни ярты ипи алып Шәмәрдәнгә күрешергә китте. Ара ерак, ул менеп җиткәнче поезд киткән. Абый әнине әй көткән, әй көткән, ары чапкан, бире чапкан, поездан кала язып, соңгы вагонга утырып киткән. Шәмәрдәндә торучы Норма кешеләре абыйга ипи биргәннәр.
Әни, абый белән очрашуга килеп җитмәгәч, күрешә алмау хәсрәтеннән җиргә ятып елаган, елый- елый өйгә кайтып керде. Гомере буе әни абыйны сагынып елады. Абыйның хаты килде «Без Мәскәү янында, тиздән сугышка керәбез. Әни хәер догада тор» диелгән иде анда. Шуннан абый хәбәрсез югалды.

Мин үсмер кыз, егылып аягымны имгәттем. Район больницасына салдылар . Бер ай яттым, врачлар сугышта, аяк төзәлмәде. Мине өйгә кайтардылар, аяк үтереп сызлый, мин елыйм . Күршегә яраланып Хөрмәтулла абый кайтты. Минем тавышка ул керде. Икенче көнне ул колхоздан ат алып, әни белән мине Арчага алып китте. Анда хәрби госпиталь булган, врачлар бар иде, карадылар, минем аяк бүрәнә кадәр шешкән, аякта гангрена башланган. Кисәргә дигән карарга килделәр, местный наркоз белән, пычкы белән аякны кисә башладылар. Авыртуга түзә алмыйча кычкырып аңымны жуйганмын. Минем тавышка йөри алган һәр кеше гопитальдән чыгып чапкан.
Мин 3 көннән соң гына аңыма килдем, аяк юк, елыйм. Бераз уңайлангач өйгә җибәрделәр, аяксыз тормыш башланды. Хөрмәтулла абый култык таяклары ясап бирде. Өйдә мин аягым бар кебек басам да егылып китәм, басам да егылып китәм, шулай итеп йөрергә өйрәндем. Әни бик усал иде, безне эшкә нык өйрәтте.

Мин сугыш чорында яследә дә, клубта да эшләдем. Ятим булгач балта - пычкы да миңа ят булмады. Мин утын ярырга да, койма тотарга да, сайгак алыштырырга да өйрәндем. Бер аяклы килеш концертларда да катнаштым. Нәфис сүз сөйләргә ярата идем, биеп тә кешене шаккатырдым, күлмәк озын, таяк күренми. Мин урыс биюен биим, кеше кул чаба, чакыра, минем хәл бетте, аяксыз икәнемне әйттеләр, тамашачылар ах итте.
Бик тырыш, үҗәт булдым, үзлегемнән тегәргә өйрәндем, кибеттә эшләдем. 1953 елда сатучы булып Бөрбашка килдем, намуслы булдым, кеше тиененә дә тимәдем, шуңа күрә бүген бик рәхәттә яшим. Татсоюздан килеп, кибетемне күреп, махсус премия бирделәр. Алдынгылыкны бирмәдем, эш сәгате белән исәпләшмәдем. Юлдагы машина белән товар ташыдым, кибетемне чиста тоттым.

Сыңар аяк белән 25 сотыйлы бакчамны, урындыкка утырып, үзем казып, үзем чүбен утап чыга идем. Балалар үскәнче утынны үзем ярдым. Сораганымның барысын да Аллаһ бирде, мең шөкер. Бик рәхәттә, балаларымның игелеген күреп яшим. Бәхтиярем - улым 26 яшендә мәңгелеккә арабыздан китте. Ул салган йортта яшим, аңа көн дә дога кылам, урыны җәннәттә булсын. Ул да бик булган иде, агач, тимер, таш эшләрен яратып башкарды. Кулы оста иде, гомере генә кыска булды.

Сугыш безнең күңелләрдә бетмәс яра булып тора, 70 ел узса да, абыемны көтәм. Күпме гомерләр әрәм булган, күпме балалар ятим калган, күпме толлар азап чиккән. Еллар тыныч булсын! Кешелек мул яшәсен. Рухи байлык кимемәсен, Аллаһ рәхмәтеннән ташламасын.

Нәзифә апаны без дә сезне якынлашып килүче гомер бәйрәмегез һәм Әниләр көне белән чын күнелдән тәбрик итәбез! Ходай сезне тазалыктан, җан тынычлыгыннан аермасын.

Сезне бәйрәмегез белән котлап, Бөрбаш мәдәният йорты һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250