Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өч трактор ут эчендә

Арча районының Күлтәс авылында ут өермәсе күтәрелде.

Кичә кичке сәгать алтыларда Арча районының Күлтәс авылында ут өермәсе күтәрелде. Сафиуллин крестьян фермерлык хуҗалыгының техника гаражына уп капкан.

Шунысы гаҗәп, эшчеләр үзләре бу вакытта урамда кар көрәп, территорияне, ягъни гараж ишегалдын чистартып йөргәннәр. Кай арада ут чыгып, гаражга элгәнен дә күрмәгәннәр. Эшчеләрнең алмаш киемнәре, чәй тутырып алып килгән термослары, дисеңме, кыскасы, эчтәге бар байлыкны мизгел эчендә ялкын чорнап алган. 

Иң үкенечлесе — гараж эченә 3 трактор кертелгән булган. Шуның икесенә төзекләндерү эшләре барса, өченчесе исә төнгелеккә дип кертеп кертелгән. Кыскасы, 3 трактора да дөрләп янган. Югалтулар моның белән генә дә чикләнми. Шушы бинаның икенче очында бухгалтерия белән ашханә урнашкан була, алары да юкка чыга. Авыл халкы туфан булып күтәрелгән ут өермәсеннән бик курыкса да, бер нәрсә өчен шөкер кыла, бәхеткә фермерның фермасы гараждан ерак икән, алары исән калган. 

Беренчел фаразлар буенча, ялкынны мичтән чыккан диләр. Гараж эчендәге мич утын ягып җылытылган. Янгын әле тулысынча сүндерелмәгән.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пожар