Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өч атлы, җиде ачкычлы Сабантуй (Норма Сабантуеннан фоторепортаж)

 Норма җирлегендә Сабантуйлар елдан-ел ямьләнә бара.

Норма  авыл җирлегендәге Сабантуйлары, ничектер,  оешкан төстә, матур уза. Ел да үзгәлек анда. Үзләре керткәне дә бар, очраклысы да бар. Быел  авыш баганага менүчегә сарык бәкәе куйганнар. Багана  башында җиде ачкыч, җидесен дә берәмләп алырга кирәк, һәм шул ачкычларның кайсысы бәкәйне бәйләп куйган йозакка ярый, мал шуныкы була.  Бик актив менделәр авыш баганага. Һәм кемгә эләкте дисез инде  бәкәйне, әлбәттә инде,  ел да әлеге ярыш төрен үз итүче,  Карилендә туып-үскән  Фәнзил Хәкимовка. Эш сөйгәнлеге, уңганлыгы белән, күркәм әти, төпле гаилә башлыгы буларак танылган Фәнзил бәкәйне,  чиста-пөхтә киемен кызганып та тормыйча, муенына салды да куйды. Менә ичмасам авыл егете!

Ярышлар бик күп иде бәйрәмдә. Өч тапкыр әтәч кенә кудырдылар балаларга. Чүлмәк ватуда да балалар,  алып баручы әйтмешли, Кытай стенасы кадәр диярлек сузылган иде.  Алып баручы димәктән, Сабантуйны “Рәвешләр”­–  үзләренеке алып бара дигәннәр иде, үзләренеке күренмәде, ә менә Борнак егете, танылган юмор остасы Айдар Галиәскаров искиткеч матур итеп алып барды. Күпләр рәхмәтле булгандыр аңа. Шулай ук райондашыбыз Айзат Шәйхелмәрданов та кайткан,  Сабантуе беткәнче милли киемен салмады, җырлады, гармунда уйнады, җирле гармунчыларны мәйдан да әйләндерде, 88 яшьлек җырчы апаны култыклап, 18 яшьлек бит әле сез дип, җырлавын хуплый -хуплый урынына да озатып куйды.

Кайда-кайда, тик менә башка бер генә авыл Сабантуенда да бу кадәр имамның сәхнәгә  күтәрелгәнен күргәнем юк иде әле.  Искиткеч күркәм, җаннарны иркәләүче, күз карашларын нурландыручы күренеш булды бу. Алар ил-көнебезгә иминлек,  табыннарыбызга муллык, игеннәрнең күкрәп уңуын теләп дога кылды, изге теләкләрен ирештерде. Алар дога кылды, мәйданнан  читтә җигүле атларда йөрүче ир-егетләр гармун сыздырып, җырлап үтте. Гаепләп булмый инде, бәйрәм көн бит, аннан кем белгән аны бәйрәм башында  сәхнә түренә җирлектәге һәр авылның муллаларын  дәшәрләр дип. Белеп торыйк, матур гадәтләр һәрчак дәвамлы була.

Чүлмәк ватуга кире кайтып әйтим әле, балалардан бүләкне кызганмадылар,  хәтта “Кытай стенасы”н ике төркемгә бүлеп тә чүлмәк ваттырдылар.

Кемгә ничектер, Норма Сабантуенда өч саны еш ишетелде. Быел яңа гына кертелгән уен төрендә өч мотоблокчы ярышты, салам төягән өч җигүле ат бүләкләнде, ат чабышында да өч кенә ат булган. Менә бу соңгысы бик күркәм күренеш түгел, әлбәттә, һәм шушы  бер  җирлектә генә дә бу хәл күзәтелмидер, шулай да, киләсе елларга атларга мәхәббәт артыр,  Норма Сабантуенда да чабышкылар күбәер дип ышанасы килә. Кем белә, булып та килмәгәннәре бардыр, алда бит гайрәтле Сабантуйлары көтә. Аларның берсе дә ат ярышыннан  башка гына узмаячак бит инде. Өстәвенә, иртәгә район Сабантуе да , ә андагы ат ярышы – иң кәттәсе!

Норма җирлегендә баш батыр булып  Рамил Зәйнетдинов калды. Рамилне  һәм аның хәләлен яңарак кына  өйләнешүче пар буларак сәхнәгә дә дәшкәннәр иде. Бәхет-сәгадәт, сөю-мәхәббәт телик аларга!  

Норма Сабантуенда бик матур гадәт бар, ел саен сәхнә түренә Норма, Кариле, Пүскән, Чапшар, Нормабаш, Кили авылларыннан күркәм гаиләләрне дәшәләр, бүләклиләр, иң чиста территория тотучыны да, иң чиста ишегалды булдыручыны да зурлап узалар. Яңа туган сабыйга да бүләк бар иде.

Бәйрәмнең тагын бер күркәм мизгелләре, әлбәттә, тантаналы өлешендә   иде.  Тимирязев исемендәге җәмгыять җитәкчесе Булат Исрафилов хезмәт батырларын, терлекчелектә фидакарь хезмәт куючыларны бүләкләде. Хезмәт батырлары  дан казанып, мәйдан  да әйләнеп  үтте. Биредә быелгы  Сабан батыры исеменә Фирдәвес Зарипов лаек булды.

Сабантуйны оештыручылар бик тырышканнар, кызыклы, мавыктыргыч итеп оештыра алганнар. Лотерея да уйнаттылар. Иганәчеләре дә күп булган. Әрәпәләр дә әйбәт җыелган. Уеннарда катнашканнарның берсе дә  бүләксез чыкмады. Азактан гына килеп ирешкән фикерләр арасыннан бүләкләре бик саллы түгел иде дигәненә игътибар бирдем-бирүен, нишлисең инде, Сабантуе  – уртак бәйрәм, ни бирәсең, шуны аласың, иптәшләр. Ә инде көч чыгарып җиңүгә ирешкән бәйге төрләренең бүләкләре начар димәс идек, көнкүреш җиһазларын начар дип әйтеп булмый бит инде?!

Әй  лә, күпләр әле Сабантуенда гына белгән яңалык кала,  ләбаса. Норма авыл җирлеге башлыгы  алышынды бит, хәзер биредә  Радик  Шәрипҗанов башлык . “Амбарчик Радик” дип дан казанган, хезмәте белән макталган, гаилә башлыгы буларак үрнәк итеп куярлык, җирлек өчен гел дә файдалы гамәлләр кылып яшәүче, кешеләргә  ярдәмчел, абруйлы,  райондагы  “Әтиләр союзы” нда да зур роль уйнаучы   Радик әфәндегә уңышлар телик, эшендә ярдәм итик.

Әнә шулай, Норма Сабантуе әле күп вакытка  җитәрлек тәэсирләр бүләк итте. Киләсе Сабантуйлар да биредә алган уңай йогынтыны алыштыра алмас, мөгаен.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ✌️??

    Теги: Сабантуй мизгелләре