Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Өч ай сусыз утырабыз” - халык чаң суга

Тау астындагы коедан су ташырга мәҗбүрбез.

“Өч ай инде бездә су юк, - дип шалтырата Нормадан Муса Җәлил урамыннан Сәрия апа - Кышын каткан иде, әле дә булса карамыйлар. Авыл советына шалтыратам, фәләндә дә су юк, төгәндә дә су юк, дип тик утыралар. Инде җәй җитте бит инде, шул суны карасалар буладыр. Өлкән кешеләргә бик кыен бит. Тау астындагы коедан су ташырга мәҗбүрбез. Үзем аксаклап йөрим. Алты тапкыр операция кичергән кеше нишләргә тиештер? “
Әлеге мөрәҗәгать буенча Норма авыл җирлегенә шалтыраттык, җирлек рәисе информациянең дөреслеген әйтте.”Ел саен кышын туңа инде ул, аннан июнь айларында килә башлый”, диде ул. Шулаен шулайдыр, әмма бер көн дә сусыз торып булмый бит әле, өлкән, авыру кешеләргә бигрәк тә яман. Аңлашылганча, монда коммуналь хуҗалык белән аңлашылмаучанлык сизелде: син эшләт дә, син эшләт кебегрәк бугай. “Син-син” уены уйнаганда кешеләр суга тилмерә булып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев