Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өч чакрым тулы...мәрхәмәт

Автобус кузгалып китүгә, алда утырып баручы икенче бер яшүсмернең билетка түләргә акчасы калмаган булып чыкты.

Август ахырлары иде. Район үзәгеннән кайтып килеш. Нормага төшәргә маршрут автобусы көтәм. Гадәттә, төш алдыннан булса да, бу автобуска кеше күп булмый иде. Бу юлы шактый күренә. Автобуска азаккы кеше булып керсәм, миннән алдагылар буш урыннарга утырып бетте. Әле утыргычлар арасына үтеп тә өлгермәдем, арттан: “Апа, монда утырыгыз!” – дип, берничә яшүсмер баш калкытты. Өчесе дә иң артка утырган егетләр, күрәсең, базарга уку кирәк-яракларына килгәннәр, кулларындагы пакет сумкаларда әйберләре хәйран күренә.

–Юк, юк, басып кына барам, – дисәм дә, берсе утыргычлар арасына ук чыгып басты. Кайтыр ара ерак булмаса да, ана йөрәге бит, пакет сумкалар күтәргән егетне жәлләп, тыгызланып утырып, аны да сыйдырдык...

Автобус кузгалып китүгә, алда утырып баручы икенче бер яшүсмернең билетка түләргә акчасы калмаган булып чыкты. Күрәсең, башкалар ишетмәсен дип, ул акрын гына әйткәндер, кондуктор белән ике арадагы сөйләшүне күпләр аңышып та өлгерми калдык, янәшәдәге утыргычтагы ханым : “Аның өчен үзем түлим”, – дигәнне ишеткәч кенә эшнең нидәлеген аңладык. Иманым камил, ишетүчеләр күбрәк булса, ярдәмгә килүчеләр шул кадәр күбрәк буласы иде...

Икенче тукталышта исә автобуска гипслаткан кулын күкрәгенә бәйләгән ханым белән бер ир керде. Бу ханыма урын бирү өчен дә алдагы утыргычлардагы ярты автобус калкынды... Әле аңа гына түгел, иренә дә урын бирделәр... Менә шулай, өч чакрымны үткәнче әллә никадәр яхшылык, мәрхәмәтлек үрнәгенә тап булдым. “Бар әле ул мәрхәмәт, бар”... – дип сөенде йөрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш