Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өч җирлектә яшьләр юк икән (+фото)

"Балтач" универсаль спорт залында авыл җирлекләреннән 50 дән артык актив яшьләребез форумга җыелды. Алай гына да түгел, авыл җирлеге башлыклары үзләре дә катнашты.

10 ноябрь көнне "Балтач" универсаль спорт залында авыл җирлекләреннән 50 дән артык актив яшьләребез форумга җыелды. Алай гына да түгел, авыл җирлеге башлыклары үзләре дә катнашты. Казаннан Аграр яшьләр берләшмәсенең җитәкчесе Диләрә Даниял кызы Шувалова һәм аның ярдәмчеләре кайтты. Форум Аграр яшьләр берләшмәсенең эшчәнлеге белән танышудан башланып китте. Авыл яшьләре өчен бик күп программалар, грантлар барлыгын әйтеп үтте.Балтач башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәил улы Гайнетдинов ахыргы елларда яшьләр тәкъдиме белән башкарган эшләр белән таныштырып үтте һәм яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Форумның икенче өлешендә яшьләр командаларга бүленеп, социаль проектлар язарга өйрәнеп, аны якладылар. Аграр яшьләр берләшмәсе белән берлектә үткәргән форум районыбыз яшьләренең фикерләрен,проблемаларын,бу проблемаларның чишелешләрен белергә ярдәм итте.

Шунысы кызганыч, Яңгул,Нөнәгәр һәм Кече Лызи җирлекләреннән яшьләр катнашмады, сәбәбе безгә билгесез калды. Яшьләребезне киләсе форумнарда да актив катнашырга чакырып калабыз!

Ләйсән Әсхәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшьләр форумы