Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өч яшькә кадәрге балага 5 мең сум күләмендә акчалата ярдәмне ничек рәсмиләштерергә?

Ана (гаилә) капиталына хокуклы (шулай ук мондый хокукка элегрәк ия булган) гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге һәр балага апрельдән алып июньгә кадәр 5 мең сум күләмендә айлык түләү билгеләнә.

3 яшькә кадәрге балага 5 мең сум күләмендә акчалата ярдәмне ничек рәсмиләштерергә.

2020 елның 7 апрелендәге 249 номерлы Россия Президенты указы нигезендә, ана (гаилә) капиталына хокуклы (шулай ук мондый хокукка элегрәк ия булган) гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге һәр балага апрельдән алып июньгә кадәр 5 мең сум күләмендә айлык түләү билгеләнә.

Әлеге түләү агымдагы елның 1 июленә кадәр ана (гаилә) капиталына хокук алган барлык гаиләләргә, шул исәптән сертификат чаралары тулысынча тотылган булса да, каралган.

Илдәге кискен эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә гаиләләргә финанс ярдәме федераль бюджеттан барлыкка килгән өстәмә ярдәм буларак тәэмин ителә. Түләү ана (гаилә) капиталының күләмен киметми һәм социаль ярдәмнең башка чараларына хокукны билгеләгәндә гаилә керемнәрендә исәпкә алынмый.

Гаиләләрнең акчалата ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен ярты елга якын вакыты бар. Пенсия фонды гаризаларны 1 октябрьгә кадәр кабул итәчәк һәм гаиләнең тиешле хокукы булганда, апрельдән июньгә кадәр барлык айлар өчен түләүләрне бирәчәк.

Акча алу өчен es.pfrf.ru порталында яки gosuslugi.ru порталында шәхси кабинетта гариза бирү дә җитә. Сертификат хуҗасына бернинди өстәмә документлар тапшырырга кирәкми. Кирәк булган очракта, Пенсия фонды органы бөтен мәгълүматны мөстәкыйль соратып алачак.

3 яшькә кадәрге балага 5 мең сум күләмендә акчалата ярдәмне ничек рәсмиләштерергә:

1. Эзләү юлында «Личный кабинет ПФР» сүзләрен җыясы.

2. Ачылган тәрәзәдә өске уң почмакта керү төймәсенә басасы.

3. Дәүләт хезмәтләре порталының логинын һәм паролен кертәсе.

 4. 1 бүлек. Үзегезнең төбәкне, ә аннары сезнең шәһәрегездәге/районыгыздагы РПФ бүлеген күрсәтәсе.

 5. 2 бүлек. Мөрәҗәгать итүчеләр турында мәгълүмат Дәүләт хезмәте порталы мәгълүматлары буенча тутырылган була. Сезгә бары тик МАТЬ/ОТЕЦ  өлешен генә күрсәтергә кирәк була һәм киләсе адымга күчәсе.

6. 3 бүлек. "Добавить" төймәсенә басып бала турында  мәгълүматны - туу турында белешмә, снилс тутырасы.

7. 4 бүлек. Әлеге бүлектә сезнең акчалата ярдәм күчереләсе банк реквизитларыгыз. Реквизитларны Сбербанк онлайн "Информация о карте" аша карарга мөмкин.

8. Гаризаны формалаштырганнан соң "Отправить" төймәсенә басасы.

9. Хәбәр җибәрелгәннән соң аның торышын "История обращений" бүлегендә күзәтеп торырга була, анда сылтама рәвешендә гариза үзе дә, җибәрү турындагы квитанция дә булачак.

Гариза шулай ук Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә кабул ителә.

Исегезгә төшерәбез, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары белән бәйле рәвештә, хәзерге вакытта Пенсия Фонды органнарына  алдан язылып куеп кына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мөрәҗәгать итү вакытын һәм көнен электрон сервис аша, шулай ук Пенсия фонды идарәсенең сайтының "Контакты регион / Структуры отделения" бүлегендә күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып ачыкларга була.

Гаиләләргә түләүләр мисаллары:

1. Ике балалы гаиләгә: беренчесенә ике яшь тулган, икенчесе 2020 елның гыйнварында туган. Түләү өчен гариза апрельдә бирелгән. Һәр ай саен апрельдән июнь аена кадәр гаилә ике балага 5әр мең сум акча алачак. Тулаем алганда, өч ай өчен 30 мең сум.

2. Ике балалы гаиләгә: беренчесенә ике яшь тулган, икенчесе 2020 елның гыйнварында туган. Түләү өчен гариза 2020 елның сентябрендә бирелгән. Гаилә сентябрь аенда бер тапкыр 30 мең сум алачак.

3. Өч балалы гаиләгә: кече балалар 2020 елның гыйнварында туган, олысына 2020 елның май аенда өч яшь тула. Түләү өчен гариза апрельдә бирелгән. Апрель һәм май айларында гаилә – 15әр мең сум (һәр өч балага 5әр мең сум), июньдә өч яше тулмаган ике бала өчен 10 мең сум акча алачак. Өч ай өчен барлыгы 40 мең сум.

4. Гаиләдәге бер бала 2020 елның маенда туган. Гариза августта бирелгән. Гаилә августта бер тапкыр 10 мең сум алачак: май аеннан башлап һәр ай өчен 5 әр мең сум.

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие