Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Очты, очты... торнамы, әллә тырмамы?

Балтачтан Ленура ханым телефоннан чылтыратты: -​ Рәфхәт! Син нишләп, минем шәҗәрә фонында ТНВга интервью бирдең? Үзегезнең шәҗәрә юк идеме әллә?

-​ Мин үзебезнең шәҗәрә фонында сөйләгән идем дә. Кадрларны тәэсирлерәк булсын дип шулай монтажлаганнардыр? - дип җавап тоттым.
ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета каналларында "Без тарихта эзлебез" дигән тапшырулар циклы бара. Соңгы атналарда ике тапшыру Балтач районына багышланды. Альберт Шакиров төркеме Балтач авылларында булып, материаллар туплады. Җирле тарихны өйрәнүче якташларыбыз һәм музей-мәдәният хезмәткәрләребез әлеге бригада өчен бай материал туплап бирделәр.
Тапшыруларда безнең районыбыз тарихчылары чыгышлары да мизгел рәвешендә чагылыш тапты. Алып баручы һәм тарихчы галимнәргә эфир вакыты күбрәк бирелде. Мөгаен, сюжетларга бирелгән вакыт шуның кадәр генәдер.
Тапшыруда Явыз Иван чорындагы район тарихы кыска гына итеп бирелде. Моңа өстәп, районыбыз тарихы өчен "өр-яңа" дип саналган "мәгълүмат" та өстәлде. Имеш, "Казанны алганда Явыз Иванга сатылган Камай морза Балтач төбәгендәге Смәел авылына нигез салган Исмәгыйльнең улы булган". Моны телевизор караучыларга районыбыздан чыккан тарих фәннәре докторы Раил Фәхретдинов җиткерде.
Бу фикерне Альберт Шакиров куәтләп, раслап куйды. Районыбыз тарихын өйрәнүчеләр: Гарифҗан Мөхәммәтшин да, Чепья музее директоры Гарифҗан Галиев тә, Карадуган музее директоры Фирая Зыятдинова да, районыбызның зыялы башка мөхтәрәм шәхесләре дә шок хәлендә калды. Һәрхәлдә миңа шундый хәбәрләр килеп иреште.
Камай морзаның әтисе чыннан да Исмәгыйль исемле булырга мөмкин. Тарихта Исмәгыйльләр күп. Казанда яшәгән сатлык җан Камай морзаның чыннан да Смәел авылында яшәп, аңа нигез салган Исмәгыйльнең улы булуы турында дәлилләүче документлар кайда?
500 ел элек булган вакыйгалар ничек раслана? Тарихтан курку түгел бу! Хакыйкатьне эзләү. "Тарихка пистолеттан атсаң, ул сиңа туп атып җавап бирер", дигән борынгылар. "Ямьсезрәк булды бу тапшыру", диде миңа районыбызның баш тарихчысы Гарифҗан Мөхәммәтшин. "Альбертка күпме мәгълүмат туплап, юнәлеш бирдем. Күпме чаптым, ахырдан туган авылым Смәел турында хакмы-нахакмы ишетеп, ахмак булып калдым", диде Фирая Зыятдинова.
Әлеге мәгълүмат турында мин интернеттан чыганак эзләдем һәм академик Марсель Әхмәтҗановның 2012 елның октябре белән теркәлгән "Балтач төбәге тарихына кагылышлы археографик чыганаклар" дигән язмага тап булдым. Интернеттагы адресы: http://protatar.ru/baltach-t-b-ge-tarihyina-kagyilyishlyi-arheografik-chyiganaklar/. Әлеге язмадан өзек китерәм: "Смәел авылында Казанга Иван Грозный гаскәрләре һөҗүм иткәндә, ул вакытта Казанда яшәгән Камай Смиленев, ягъни Нугай Урдасының әмиренең улы, Казаннан камалыштан качып чыгып, урысларга башкаланы саклаучыларның яшерен су юлын күрсәтеп, татарларны авыр хәлдә калдырган бу хыянәтенә өстәп Камай морза Казан арты, Арча якларына барып халыкны Иван Грозныйга кушылырга өндәп агитация ясап та йөрүе документлар белән раслана. (әлеге җөмлә тулаем әнә шулай язылган, бик буталчык, башы-ахыры, нокта-өтере чамаланмый -Р.З.)
Камай морзага бу хыянәте өчен Иван Грозный бик күп җирләр кисеп бирә, шулай ук аның Смәелдә яшәгәнлеге дә мәгълүм, аннан ул үзе өчен куркып, Нократка качып киткән. 1560 нчы елларда халкын саткан Нугай Урдасының әмире Исмәгыйль (Смәел) Иван Грозныйга кирәкмәс кешегә әйләнә. Хаин атага балалары да әйләнеп карамыйча, Кавказ, Кырым якларына күчеп китәләр.
Исмәгыйль мирза хәерчелеккә төшеп, ярдәм сорап улы Камай янына Смәилгә килгәнгә ошый һәм ул монда үлеп калуы да ихтимал. Шушма буендагы дөрбә аңа нисбәтле булмадымы икән, - дигән сорау туа." Бу мәгълүмат хакмы, әллә фараз гынамы? Марсель ага язмасында моны исбатлаучы дәлилләр юк. Смиленов фамилияле Камай нәкъ менә Балтач төбәгендә яшәгән Исмәгыйльнең улы икәнлеген кем һәм ничек исбатлый ала?
Бала-чагаларда шундый уен бар:
"Очты, очты торналар очты,
Очты очты тырмалар очты..."
Торнамы, тырмамы? ТНВ каналы Смәел турындагы "үрдәк"не бөтентатар дөньсына очыртты. "Үрдәк"нең торнамы, әллә тырмамы икәнлеген кем ачыклар?
Фото: http://tnv.ru/main/katalog/poznavatelnye13/bez_tarihta_ezlebez/
Рәфхәт Зарипов, Балтач районы, Түнтәр авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250