Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өчләтелгән кредит һәм бәяләр

Россия халкы матди проблемаларын бурычка җыеп хәл итә. Бездә әлегә рецессия юк (шикелле дип әйтик инде). Хәрби сәнәгать комплексы үзе дә җитештерүне арттыра, чимал тармакларын да үз артыннан ияртә. Кредит алып, тормыш дәрәҗәсен күтәрергә тырышу өметле алым түгел, әлбәттә.

Үзәк банк үзенең соңгы отчетында банклар һәм микрофинанс оешмаларыннан әҗәткә сораучылар санының 2023 елның беренче яртысында ике миллионга артып, 47 миллионга җитүен әйтә. Ипотекасы булган 10 миллион кешенең яртысының кимендә тагын бер берни белән дә тәэмин ителмәгән кредиты бар. Үзәк банк бурычка акча җыючыларның уртача 2,8 кредиты булуын белдерә. 2022 ел ахырында бу сан 2,6га тигез булган.

Финанс регуляторы 3 һәм аннан да артыграк кредиты булучылар санының 11,2 миллионга җитүен хәвефле сан дип бәяли (ярты ел эчендә сан 1,4 миллионга арткан). Һәр икенче ипотека кредиты 25 һәм аннан да артыграк елга бирелгән. Берни белән дә тәэмин ителмәгән кредитларның 61 проценты 4–5 ел вакытка алына. Ипотека алучыларның 6,2 проценты 100 мең сумнан зуррак күләмдә янә бер кулланучылар кредиты ала икән. Үзәк банкта моны беренчел взнос өчен дип уйлыйлар.

Төп ставканы 15кә кадәр күтәргәч, ипотека алучылар саны берникадәр кимер дип фаразлана. Әмма күпчелек өстенлекле ипотека ала, аның проценты үзгәрешсез, аерманы хөкүмәт каплый. Финанс министрлыгы өстенлекле кредитны туктату идеясен алга сөрә. Хөкүмәт моңа риза түгел, чөнки төзелеш тармагы болай да җимерелү куркынычы алдында тора. Төп ставканы күтәрү бер кызык нәтиҗәгә китергән: кешеләр өстенлекле ипотека алалар да үз кулларындагы акчаны депозитка салалар икән. Депозитлар ярыйсы ук процент табышы бирә. Акча эшләүнең бу ысулын Үзәк банкта беләләр, әмма белеп нидер кылырга җыенулары күренми.

Рәсми рәвештә, зур инфляция көтелә, дип шауласалар да, бәйсез «Ромир» холдингы өч ай рәттән инде төп товарлар бәясе үзгәрмәвен әйтә. Моны кешеләр кулында акча юклыкка бәйле дип саный. Өчәр һәм аннан да артыграк кредит түләүченең сатып алу сәләте ни дәрәҗәдә булуын аңлау кыен түгел. Болар, теләсә-теләмәсә дә, ихтыяҗларын кысарга мәҗбүр булалар. Кеременең яртысын, хәтта сиксән процентын бурыч түләргә тоткан гаилә бик иркен кылана алмый. Кредитларның чамадан тыш күп җыелуы инфляция темпларын киметүче факторга әйләнеп бара, диләр. Сүз, әлбәттә, көндәлек кирәкле киң куллану товарларына бәяләр үсешенең туктавы хакында гына бара. Бу юлларның авторы Татарстандагы азык-төлек бәяләрен тикшергәли, аларга бәяләр үсми диярлек. Кредит хисабына алына торган товар бәяләре куык булып кабаруын дәвам иттерә, билгеле.

Чыганак

Рәшит Фәтхрахманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: финанс белем финанс грамоталылык