Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олег Морозов Конституциягә төзәтмәләр турында: Без киләчәк Россия каркасын булдырабыз

Татарстан сенаторы илнең Төп Законындагы үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча тавыш бирүдә катнашты.

РФ Конституциясенә киләчәк төзәтмәләр якындагы унъеллыклар дәверендә ил таяначак каркас булырга тиеш. Тавыш бирү участогында булып, Татарстаннан Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов шундый фикер әйтте.

"Хисләр шундый, мин бик зур сәяси вакыйгада катнашам. Чөнки бүгенге тавыш бирү юлы белән Без киләчәк Россиянең сәяси, икътисади, социаль һәм рухи каркасын булдырабыз. Һәм бу каркаска Россия якындагы унъеллыкларда таяначак, ниндидер үзгәрешләр кирәк булмас дип өметләнәм. Чөнки хәзер булган үзгәрешләр дә бик зур һәм масштаблы. Шуңа күрә бик зур, мөһим вакыйгада катнашу хисләрен кичерәм. Һәм килми калу мөмкин түгел. Һичшиксез, тавыш бирергә кирәк һәм мин РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хуплавымны яшермим. Һәм миңа, Татарстанлы буларак бу төзәтмәләрдә: күпмилләтле илебезнең бердәм мәдәнияте буларак, телләр, этнослар, мәдәниятләр бердәмлеге, безнең культураларның тигез хокуклылыгы, аеруча мөһим", - дип билгеләп үтте Морозов.

Ул шулай ук Татарстан башкарган эшләрнең күбесе хәзерге Конституциягә һәм аның текстларына төзәтмәләр кертүгә күчте, дип өстәде.

«Хәзер гамәлдәге Конституция 27 ел яшәде. Һәм уңышлы яшәде, без аны үзгәртмәдек диярлек, ләкин, ышанам ки, бу еллар эчендә аның текстына карата дәгъвалар күп, әгәр дә без аны үзгәртмәсәк, Конституция үзе илебез үсеше юлында каршылык булыр иде. Анда күп нәрсә замана таләп иткәнгә туры килмәс иде, һәм миңа калса, бүгенге тавыш бирү белән без вакытны һәм Конституцияне туры китердек», — дип уртаклашты сәясәтче.

Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча 2 миллионнан артык граждан тавыш биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тавыш бирү конституциягә төзәтмәләр