Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олимпиададан җиңү белән кайттылар укучыларыбыз (фото)

12-16 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадларының йомгаклау туры үткәрелде.

Татар теле буенча районыбыздан Норма, Пыжмара, Бөрбаш, Нөнәгәр мәктәпләреннән 8 укучы катнашты. Норма урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Гөлүзә Мәхмүтова (укытучысы Гөлүзә Нәсыйхова) I урынны яулады. Норма урта мәктәбенннән Гөлинә Камалова, Гөлназ Әсхадуллина (укытучылары Энҗе Әсадуллина) республика призерлары булып, дипломнар белән бүләкләнделәр.

Татар әдәбиятыннан Норма, Нөнәгәр, Куныр, Смәел мәктәпләреннән 5 укучы катнашып, Норма урта мәктәбеннән Илүзә Галипова (укытучысы Гөлфия Җәләева), Смәел мәктәбе укучысы Ләйсән Нәкыйпова (укытучысы Гөлназ Нәбиева), Куныр мәктәбеннән Илүзә Низамиева (укытучысы Әнисә Саттарова) республика олимпиадасы призерлары булдылар. Ә Нөнәгәр мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Диләрә Гайфетдинова (укытучысы Рәзинә Гыйльфанова) татар теленнән дә, татар әдәбиятыннан да призлы урын яулады.

Кызларны һәм аларны олимпиадаларга әзерләгән остазларын зур җиңүләре белән котлыйбыз, укуларында һәм эшләрендә уңышлар телибез, дип хәбәр итә район мәгариф идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250