Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәребез алтынга тиң (+фото)

Өлкәннәр көне уңаеннан Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Алтынга тиң үзләре, хикмәтледер сүзләре” дип исемләнгән бик матур бәйрәм чарасы үтте.

Әлеге чараның төп кунаклары Балтач урта мәктәбенең 2 а сыйныф укучыларының әбиләре һәм дәү әниләре иде. Бәйрәм барышында малайлар һәм кызлар әбиләренә багышлап матур җырлар җырладылар, күңелләргә үтеп керердәй шигырьләр башкардылар. Хөрмәтле өлкәннәргә багышлап язылган иншаларны укыган вакытта кайсы әбинең күзе яшьләнми калды икән, чөнки анда аларга карата булган ярату, хөрмәт чагылыш тапкан иде. Балалар әбиләре, дәү әниләре белән берлектә кызыклы уеннар да уйнадылар һәм соңыннан үзләре ясаган матур истәлек бүләкләрен тапшырдылар.
Өлкәннәрне хөрмәтләп шундый матур кичә оештырган укытучыларыбыз Рәзинә Маратовна, Лилия Илшатовнага һәм Үзәк балалар китапханәсе коллективына зур рәхмәтләребезне ирештерәбез. Алга таба да сәламәтлектә, бәхеттә яшәргә һәм эшегездә зурдан-зур уңышларга ирешергә насыйп булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев