Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәр көне җитә? Якыннарыгызны котларга сез әзерме?

Хөрмәтлик без әти-әнине, исән чакта  белик кадерләрен...

Җиләк җыям, как коям дәү әнигә бүләккә, дип шигырь сөйләп, җырлар җырлап, үзе дә әби-бабай тәрбиясендә үскән буын өлкәннәргә карата кадер-хөрмәтне кызганмый яши бүген. Хөкүмәтебез дә көзнең алтынсу гүзәллеккә күмелгән октябрьнең тәүге көнен – 1 октябрьне Халыкара өлкәннәр көненә әверелдерде. Инде менә ничә еллар әлеге бәйрәм кадерлеләребезгә могҗиза бүләк итә – хезмәт урыннарыннан бүләкләр китерү, котлау сүзләре, бер сөйләшеп утырулар, төрле мәдәни чаралар, балалардан чәчәк бәйләмнәре, оныклардан үз куллары белән ясаган бүләкләр – әлеге кадерле мизгелләр газизләребез тормышында  якты хатирә булып бик озак саклана. Хөрмәтлик без әти-әнине, исән чакта  белик кадерләрен! Бәйрәм көннәрендә янәшәләрендә озак итеп сөйләшеп утыру да алар өчен  дөньяда иң зур бүләк булыр иде. Үзебездә эшләп лаеклы ялга чыккан, килер буыннарга хезмәт урыннарын бәрәкәтле итеп саклап калдырган  ветераннарыбызны да онытмыйк. Өлкәннәр безгә якты көннәр, рәхәт тормыш бүләк иткән буын бит ул. Ягымлы карашыбызны, җылы сүзләребезне кызганмыйк, гел янәшәләрендә булыйк. Җәмгыятебез һәм дә дәүләтебез тарафыннан булган яклауны, мактауны һәрдаим  тойсыннар, кимсенеп яшәмәсеннәр иде. Шөкер, ошбу җирдә сез бик кадерле әле, мөхтәрәм Өлкәннәребез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм