Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәр көнендә аларны беркем дә кунак итми, күчтәнәч тулы пакетлар бирми

Әмма, алар югалып  кала торганнардан түгел...

Без, мех фабрикасы пенсионерлары, оешма эшләгәндә  үзебезнең  өлкәннәрне чакырып, 3әр көн кунак итә идек,  һәм пакет белән күчтәнәчен дә биреп җибәрә идек. Ул вакытта 300 пенсионер иде бездә. Безгә хәзер андый хөрмәт тәтемәде. Шулай да без, тегү цехы пенсионерлары, төшенкелеккә бирелмибез. Ел саен җыелышып кафеларга барып, серләшеп, хәлләрне белешеп, кунак булып кайтабыз. Быел да фазендаларның берсенә  бардык. Бик матур җирдә, саф һавада хуҗа кеше мичкә ягып, коймак пешерде, самавырын куйды, шашлык пешереп бирде. Үзебез алып килгән тәм-томнар туй сые кебек булды. Вакыт үткәне сизелмәде дә,  җырлап-биеп, күңел ачып утырдык.  Бар кеше дә бик канәгать калды, тагын очрашырга насыйп булсын, бер күрешү үзе бер гомер дип таралыштык.

Дания ханым.

Балтач авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев