Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәребез – ныклы терәк (+фото)

Әби-бабайлы кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгаләмәдә булу зур гөнаһ булыр иде. Әби-бабабалрыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк.

Шушы көннәрдә бергәләшеп чын күңелдән сөйләшер өчен бакчабызда эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне кунакка дәштек. Мәктәп-бакчабызның балалары сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар башкардылар, биюләр тәкъдим иттеләр.Өлкән укытучыларыбыз Мөнирә Гаязова, Гөлфия Мәрданова, Халидә һәм Мулланур Әсадуллиннар балаларга белем илендә дус һәм бердәм, тырыш булырга кирәклеген аңлаттылар. Үз чиратында балалар да өлкәннәребезгә бүләк итеп үзләре ясаган чәчәкләрне бүләк иттеләр.

Кадерле өлкәннәребез, сез барыгыз да тирән хөрмәткә лаек кешеләр. Гомер буе тырышып хезмәт иткәнегез өчен генә түгел, ә балаларыгызның һәм оныкларыгызның  иң якын кешеләре булганыгыз өчен олы хөрмәткә лаек сез. Сезнең акыллы киңәшләрегез, җылы карашыгыз, авыр вакытларда таяныч булуыгыз – безгә яшьләргә һәвакыт кирәк. Без дип үзегезгә авырлыклар килсә дә беркайчан уфтанмыйсыз. Өлкәннәребез! Сез булганда гына безнең өйләребез ачык, йозакның нәрсә икәнлеген дә белмибез, сез булганда гына өстәлләребездән кайнар чәй өзелми. Сез – дөньяда иң сабыр йөрәкле кешеләре. Йөзләрегез җыерчыклы булса да, сез оныкларыгыз өчен иң сөйкемле матур кешеләр, кулларыгыз кытыршы булса да, оныкларыгыз өчен алардан да йомшак куллар юк. Сез балаларыгызга һәм оныкларыгызга бик кирәк һәм нык терәк.

Гөлүсә Садыкова

Чапшар башлангыч мәктәп-балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев