Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәребез сокландыра (+фоторепортаж)

5 октябрьдә үткән кичәбез конкурс, җыр-биюгә, үзләреннең сәләтен күрсәтүгә, рәхәтләнеп ял итү сәгатьләренә бай булды. Хөрмәтле өлкәннәребез, үзләренең күңел көрлеген, зиһен үткенлеген, тапкырлыкларын күрсәттеләр.

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

Безнең “Факел” яшүсмерләр клубында да мондый чаралар еш уздырыла. Бу юлы 5 октябрьдә үткән кичәбез конкурс, җыр-биюгә, үзләреннең сәләтен күрсәтүгә, рәхәтләнеп ял итү сәгатьләренә бай булды. Хөрмәтле өлкәннәребез, үзләренең күңел көрлеген, зиһен үткенлеген, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Төзүчеләр урамында яшәүче өлкәннәребез гел актив, тормышны яратучан һәм зиһенле. Сез безне сокландырасыз. Чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Гомер көзегез матур, кояшлы булсын, сау-сәламәт булыгыз. Бәхетле картлык кичерегез!

Илүзә Разыкова.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне