Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәргә сәяхәт кирәкме? (+фото)

Ел саен районның яңа төзелгән объектларында булып, туган төбәгебездәге үзгәреш-яңарышны күреп, үзара аралашып, район буйлап сәяхәт итеп кайталар. Маршрут гел үзгәреп тора.

Кеше кайда туган, шул җирне яратырга тиеш. Без еш кына: “Балалар безнең киләчәгебез”, – дияргә яратабыз. Юк шул, өлкәннәрнең яшь буынга биргән тәрбиясе, шәхси үрнәге аша киләчәккә нигез салына. Димәк, өлкәннәр киләчәккә нигез салучы. Аларның акыллы киңәшләре, төпле тормыш тәҗрибәсе белән дәлилләнгән фикерләре җәмгыять үсеше өчен дә бик мөһим.

Безнең Балтач районында җирле хакимият, җитәкчеләр өлкәннәр белән даими аралашып, фикерләшеп, киңәшләшеп тора. Ветераннар актив, алар төрле җыелыш-киңәшмәләргә даими чакырылып, мәсьәләгә үз мөнәсәбәтләрен белдереп, киңәш-табыш итә.

Ел саен районның яңа төзелгән объектларында булып, туган төбәгебездәге үзгәреш-яңарышны күреп, үзара аралашып, район буйлап сәяхәт итеп кайталар. Маршрут гел үзгәреп тора. Быел, әйтик, үткән ел тукталган бер генә объектта да булмадык. Сәяхәт өчен махсус өч автобус билгеләнеп, районның бу елгы күрсәткечләре, тоткан кыйбласы, хәл итәсе мәсьәләләр турында һәр автобусның гиды сөйләп барды. Без зур икаруска утырдык. Җитәкчебез район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидаил улы Гайнетдинов. Илһам әфәнде дәлилле, кыска һәм тирән мәгънәле чыгышлары, камил сөйләме белән һәркемне үзенә җәлеп итә.

Язманың тулы варианты белән газетабызда танышы аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев