Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы бəйгедə жиңгəн 8 призерның 7се Галиянеке (+фото)

Журналист Гөлнара Сабирова язганча, сөйлəүче күп, сөйли белүче аз хəзер.

Республика күлəмендə үткəрелгəн «Татар сүзе» бəйгесе үзенең киң колачлы, мəртəбəле жюри составы, бүлəклəрнең шактый саллы булуы белəн генə түгел, ə Балтачлыларыбызның триумф жиңүе белəн дə истəлекле булды.
Бəйге югары дəрəжəдə оештырылган иде. «Конкурска 3955 видеоязма жибəрелеп, икенче турга шуның 350се сайланып алынды», дип язып чыктылар. 85конкурсант исә финалга узды. Жиңүчелəр филармония залында Гала-концертта чыгыш ясады. Бу мизгеллəрне ничек дулкынланып көттек! Ниһаять! Күп дəрəжəле бүлəклəр иясе,Тукай премиясе лауреаты Айдар Фəйзрахманов рəислегендəге жюри əгъзалары жиңүчелəрне игълан иттелəр!
«Шигърият» номинациясендə Дилə Сибгәтуллина беренче дəрəжə Диплом һəм 30меңлек сертификатка ия булды. Нəргизə Хәбибрахманова, Сафинә Гарифуллина – икенче урын, Дилə Хисамова кызыксындыру премиясенә лаек булды. Проза буенча Нəргизə Сабиржанова – беренче, Зəлия Əскарова – икенче, Раил Мəрдəнов – өченче урын яулады. Мəсəл буенча Мəръям Зəкиева беренче урынга лаек булды. Бəйгедə жиңүчелəргə 10, 20, 25, 30 меңлек сертификатлар һәм дипломнар тапшырылды.
Югарыда саналып үтелгəннəр һəммəсе Балтач балалары! «Ул мизгеллəрне һич онытырлык түгел! Күпме тырышлык, өметлəр, күз яшьлəре һəм, ниһаять, жиңү! Зал тулы тамашачы, алкышлар! Куанычларның иге-чиге юк!», дип дулкынланып сөйли Галия. Ничек куанмыйсың! Шушы олы бəйгедə жиңгəн 8призерның 7се – ул əзерлəгəн балалар!
«Иң элек сəхнəгə чыгып жиңүчелəрне котлаган филармония директоры Кадим абый Нуруллинның, аннан Айдар Фəйзрахманов, Марат Əхмəтов, жюри əгъзаларының берəм-берəм котлап чыгулары балалар өчен дə əйтеп бетергесез куаныч булды. Соңынан шагыйрьлəр килеп рəхмəтлəрен əйттелəр, бергəлəп фотоларга төштек. Гала-концерт жыр-бию, нəфис сүз белəн чиратлашып баруы белəн дə матур хислəр калдырды. Бу уңышны мин 2елга кадəр көттем лəкин болай булыр дип күз алдыма да китермəдем», дип сүзен дəвам итə Галия.
Ни кызганыч, менə шушы олы жиңүгə балаларны əзерлəгəн,бу бəйге өчен ут булып янган-көйгəн, зур көч куйган остазлар онытыла яисə шул кеше əзерлəде дигəн сүз белəн генə чиклəнəлəр... Зурлыйсы, кадерлисе инде шундый фидакарь затларны!
Галия Əмир кызының моннан алдарак булган уңышлары белəн азмы-күпме таныш идем. Район күлəмендə, Киров Кукмара зоналарында, Казанда «Созвездие-Йолдызлык» бəйгелəрендə аның Əмир Исрафилов, Нәргизә Сабиржанова, Дилəрə Муллагалиева, Əдилə Сибгатуллина, Сәфинə Гарифуллина кебек укучылары жиңү яулап кайтканнар иде.
Менə Галия белəн якыннан танышырга да туры килде. Күренекле музыкантлар Заһидулла, Фəрит, Мирсəет Ярулиннар, жырчы Г.Ибушев, М.Галиев, Г.Талиповалар якташы – Мамадыш кызы икəн. Яшьли əтисен югалткан, əби-əни тəрбиясендə үскəн Баскан авылы кызы сабый чактан жырларга яраткан. «Ул безнең Баскан авылы табигатьнең ожмахы инде! Каршы якта жəен жилəккə күмелүче тау бите,арткы якта гөмбəгə бай урман. Хозурлык! Күрше авыл мəктəбенə укырга йөргəндə,юл буе жырлап бара идем».
Сəхнə күрке булган,бөтен кичəнең үзəгендə кайнаган кызның бөтен телəге-жырчы булу! Мəктəпне тəмамлагач, Алабуга көллиятенə укырга керə. «Тавыш тембрың бик үзенчəлекле», дилəр аңа укытучылары. Тик шушындый куанычлы көннəрендə язмыш аның каршына авыр сынавын куя: йөрəк авыруыннан интеккəн əнисе дə вафат була. Алга таба нишлəргə? Изге күңелле əбисе, туганнары ярдəмгə килə, укуын ташламаска өндилəр. Авыр сынауларны жиңəргə көч таба Галия. Хыялларын тормышка ашыру өчен бөтен көчен куя: концертлар белəн чыгыш ясый, жəйлəрен көненə əллə ничə чилəк жыйган жилəклəрен олы юл чатында сатып акча эшли. Жырчы булу телəге 2007нче елда аны Казанга алып килə. Мəдəният академиясендə белем биргəн остазы Салават Фəтхетдинов, укытучылары Римма Ибраһимова, Раушан Шəриф, Э.Хамматова, И.Шиһаповаларны бүген дə жылы хислəр белəн искə ала. Жыр белəн бергə нəфис сүз осталыгын да камиллəштерə.
Сəхнəдə моңлы итеп жырлаучы, аһəнле итеп шигырь сөйлəүче Мамадыш чибəре үз ярын Балтач ягында таба: Кариле авылында яшəүче Йосыповлар гаилəсенə килен булып төшə. «Район мəдəният йортында хезмəт юлым

 

башлангач, биредə күп еллар эшлəгəн

Атабаева Наилə, Рəхимжанова Рəхимə апалар күп ярдəм иттелəр, рəхмəтем чиксез аларга. Əкренлəп,сəхнəлəрдə чыгыш ясый,тəжрибə туплый башладым. Декрет ялында да тик тормадым, балаларга нəфис сүз сөйлəү серлəрен төшендерү буенча шөгыльлəндем. Хəзер исə район мəгариф бүлегенең мəктəптəн тыш үзəгендə хезмəт куям. Кызганыч, нəфис сүз сəнгате осталыгына өйрəтүчелəр бармак белəн санарлык, – ди ул уфтанып. – Ә бит бала, кече яшьтəн үк китапны укып, сүз тəмен, аның аһəнен тоеп үсəргə тиеш. Жыр-биюгə өйрəтəбез, нəфис сүз осталыгы, ничектер, читтəрəк кала кебек.
Чыннан да, журналист Гөлнара Сабирова язганча, сөйлəүче күп, сөйли белүче аз хəзер. Кайчандыр Фəйзи Йосыпов, Айрат Арсланов, Илдус Сафин, Рəшит Сабировлар тоткан зəвыклы сəхнəдə бүген чүп-чар хөкем сөрə. Галия кебек фидакарьлəр кирəк бүген!
Йосыповлар ике ир бала үстерəлəр. Олысы Данияр 4нче сыйныфта укый, Əмир балалар бакчасына йөри икəн. Галияне, алар гаилəсен тормыш кабат авыр сынау белəн сынаган: уртанчы уллары Рахман 9айлык чагында йөрəк зəгыйфьлегеннəн вафат булган. «Биредəге əти-əнием, гаилəм – олы терəк. Хезмəтемнең нинди икəнлеген дə аңлыйлар, рəхмəт. Изге күңелле əбием дə исəн-сау, шөкер, туганнарым да игелекле», дип сүзен тəмамлады Галия.
Минем телефонымда ул «Балтачның йөзек кашы» дип куелган.
Яңадан-яңа уңышлар сиңа, Галия, Балтачның йөзек кашы булып, яңадан-яңа үрлəр яуларга язсын!

Илсөя Һадиева
Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар сүзе призер