Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Олы бәяне акладым”

Яраткан укытучым, безгә 3 ел дәвамында химия-биология фәннәреннән тирәнтен белем биргән, безне барлык тырышлыгын куеп, энергиясен кызганмыйча имтиханнарга әзерләгән Равилә Гарипова турында язарга алынуым юкка түгел. Ул укытучыларның укытучысы.

Остазым 1968-1976 елларда Норма сигезьеллык мәктәбендә белем ала: пионер, комсомол сафларында тәрбияләнә. 1976-1978 елларда Балтач урта мәктәбендә укый. 1978 елда урта мәктәпне бик яхшы билгеләренә  тәмамлап, табигатькә, балаларга булган мәхәббәте аны КГПИның табигать – география факультетына алып килә. Биредә ул 5 ел югары белем алып туган районына эшкә кайта.

1983-1985 елларда Яңгул урта мәктәбендә, соңрак Норма мәктәбендә биология-химия фәненнән төпле белем бирә. 1983-1998 елларда мәктәп яны тәҗрибә участогы җитәкчесе булып тора, биредә укучылар Равилә Мөдәрис кызы җитәкчелегендә кызыклы фәнни тәҗрибәләр уздыралар, мәктәп бакчасы район күләмендәге ярышларда елның-елында призлы  урыннарны алып килә, ә  1997 елда бакча Республика күләмендә уздырылган ярышта II призлы урынга лаек була: укытучыга һәм мәктәпкә республика грамотасы, мәктәпкә панасоник магнитофоны бирелә.

Равилә Мөдәрис кызының укучылары эзлекле рәвештә районда, региональ олимпиадаларда алдынгы урыннарны яулыйлар. Аның тырыш хезмәте “Өлкән укытучы”, “Методист укытучы” ,“Әйдәп баручы укытучы” исемнәре белән бәяләнә.

Укытучым үзенең тупланган тәҗрибәсен район һәм республика укытучылары белән дә бик теләп уртаклаша: ул күптапкырлар республика күләмендә ачык дәресләр күрсәтә, республика укытучылары алдында чыгыш ясый, аның мәкаләләре “Мәгариф” журналында, “Ачык дәрес” газетасында; Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы бастырып чыгарган җыентыкларда урын ала. 1997 елда районда уздырылган “Ел укытучысы” конкурсында катнаша. Авторлык программаларының республика конкурсында катнаша, “Мәгариф” журналы уздырган ярышта “Иң яхшы мәкалә авторы” буларак таныла. “Наш лучший учитель» конкурсында катнашып, грантка ия була. 2011 елда район күләмендә уздырылган химия кабинетлары конкурсында катнашып, Норма мәктәбенең химия кабинеты I урынга лаек була.

Укытучым районда укучыларны дәүләт имтиханнарына әзерләү максатыннан хәзер эшләп  килүче ресурс үзәкләрен  башлап җибәрүдә дә  беренчеләрдән буларак  катнаша.

Равилә Мөдәрис кызының хезмәте күптапкырлар мактау таныклыклары белән бәяләнә, республика грамоталары да бар: яңа идеяләргә ия булган авторлык программалары һәм укыту-методик кулланмалары буенча VI республика конкурсында катнашканы өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты рәхмәт хаты, Укучыларны тәрбияләү һәм белем бирү өлкәсендә күпьеллык һәм күпкырлы нәтиҗәле эшчәнлеге өчен РФ мактау таныклыгы белән бүләкләнә.

1983 елның июнь ае: студентларның Дәүләт имтиханнары бара. Неорганик химиядән доцент,  көчле укытучы Муравьева Галина Александровна  “Синнән яхшы укытучы  чыгар”, ди минем укытучыма. “Мин укытучым  биргән олы бәяне акладым дип саныйм, бервакытта да эшкә хилафлык китермәдем, әйдә ярарга эшләмәдем” – дип үзенең  фикерләре белән уртаклаша укытучым.

Айсылу Хәкимҗанова (Фәйзуллина)

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: остаз Яраткан укытучы