Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы йөрәкле якташларыбыз нинди игелек кылган? (фото)

Бу көннәрдә олы йөрәкле якташларыбыз, райондашларыбызның игелекле ярдәме нигезендә Балтач һәм Норма мәктәбе сыйныф бүлмәләре укучылар өчен җиһазлар белән баетылды.

Балтач мәктәбенең "Үсеш ноктасы үзәге"нә мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучысы, бөек галим, якташыбыз Әхмәт Мазһар улы Мазһаров физика дәресләрен уздыру өчен укытучыга тәҗрибәләр өстәле, ә укучыларга заманча, махсус өстәлләр һәм урындыклар бүләк итте.

"Бу бүлмәләрдә имтиханнар, олимпиадалар уза. Озак еллар элек алынган җиһазлар белән эшләве бик кыен иде,мәктәбебездә уңайлыклар тудыруга ярдәм иткәне өчен Әхмәт Мазһар улына олы рәхмәтебезне җиткерәбез," - ди мәктәпнең директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева.

Норма мәктәбенә заманча өстәл урындыкларны шәхси эшмәкәр егет Илшат Нурислам улы Шакиров бүләк иткән. Илшат Нурислам улының игелекле ярдәмен бик күп райондашларыбыз тойды. Яшь спортчыларга, хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга, авыр хәлдә калган,бәла-казалардан зыян күргән гаиләләргә...

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игелек Әхмәт Мазһаров