Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы тормышка мөһим адым  яки Балтач егетләрен армиягә озатты (+фоторепортаж)

Язлар, көзләр җитсә, яшь егетләр тыз-быз килеп, юлга җыена башлый, кыскысы, җырларда макталган, төшләргә кереп йөдәткән армия сафларына

Ватанны саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы. Элек- электән килгән канун бу. Әлеге матур гадәтләр рухи кыйммәтләр алышынган борчулы заманда бик үк дәрәҗә саналмаса да, озак еллар үз популярлыгын югалтып торганнан соң, кабат үз дәрәҗәсен кайтара башлады. 
Быел көзге чакырылышта барлыгы 29 егет хәрби хезмәткә алыначак. Шуларның 18ен бүген иртән Киров өлкәсенең Мирный бистәсендәге хәрби бүлеккә озаттылар. 
– Әлеге озату башкалардан аерылып тора, чөнки берьюлы 18 егетнең бер үк хәрби бүлеккә моңарчы киткәне юк иде әле. Егетләр хезмәт итәсе хәрби бүлек Балтачтан ерак түгел, 350 чакрым гына икән. Бирегә язгы чакырылышта 10 егет киткән иде, шушы көннәрдә 8 егетнең кайтуы көтелә. Әлеге җирлек безнең якларга бик охшаш, минтолитет та безнеке кебек. Хәрби бүлектә еш булабыз, Балтач егетләренең хезмәте, тәртипләре белән даими танышып торабыз, – дип сүз башлады хәрби комиссар Васил Вәлиев район хәрби комиссариатында берничә көн элек үткән Хәрби хезмәткә чакырылучылар көнендә.

Елның-елында район мәдәният йортында үткәрелүче чара инде менә ике ел ни сәбәп беләндер кечкенәрәк масштабларда район хәрби комиссариатында гына үтә. Ватан сагына озату кичәсенә армиягә китүче егетләр, аларның әти-әниләре чакырылган иде. Кичә барышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбысары Илһам Гайнетдинов, хәрби комиссар Васил Вәлиев егетләргә Ватан алдындагы бурычны намус белән үтәүләрен теләделәр, балтачлылар сезнең белән горурланырлык булсын, илебез тыныч яшәсен өчен, сез үз бурычыгызны йөзгә кызыллык китермичә үтәргә тиеш, дип ассызыкладылар. 
Марат хәзрәт белән Георгий атакай да үз фатыйхаларын биреп, илебезне сакларга китәчәк егетләрне нык, түзем булырга чакырдылар. Армия сафларын улын озатучы Алсу Сафина да барлык әниләр исеменнән булачак солдатларга хәерле юллар теләде: 
– Без бу көннәрдә зур горурлык хисләре кичерәбез, чөнки ил-көннәргә сау-сәламәт, лачын кебек уллар үстердек. Шул ук вакытта күңелдәге моңсулыкны да әйтеп аңлата торган түгел. Бала ничә яшьтә булуына карамастан әти-әни өчен сабый булып кала. Баланың шатлыгы булса да, кайгысы булса да, әниләр аларны үз йөрәге аша уздыра. Хәерле юл сезгә, балакайлар. Сезнең исән-сау әйләнеп кайтканыгызны без түземсезлек белән көтәрбез. Юлларыгызга ак җәймә сезнең. 
Изге теләкләргә җавап итеп Борнак егете Дамир Галиәскаров, зурлап озатканга рәхмәт хисләре белдереп, өметләрне аклап, йөзегезгә кызыллык китермәбез, намус белән хезмәт итәрбез, дип ышындырды. 
Чепья авылында яшәүче Илнар Закиров та башка егетләр кебек үк исән-сау хезмәт итеп тизрәк гаиләсе янәшәсенә кайтуны үзалдына максат итеп куйган. Туган йортында аны әти-әнисе Илһам белән Галина, абыйсы Андрей һәм апасы Наташадан тыш, тормыш иптәше Ирина белән калты айлык нарасые Милана көтәчәк. 
Хезмәт итүчеләргә дә, көтүчеләргә дә сабырлык, сәламәтлек, очрашуларны өмет итеп яшәү насыйп булсын. Армиядән кайткан солдат белән күрешкәндә күзләрдә сөенеч, шатлык яшьләре генә балкысын иде. Хәерле юл сезгә, егетләр! 

P.S. Хәрби чакырылыш буенча җаваплы белгеч Илназ Петров белдерүенчә, 3 яшькә кадәр баласы булган солдатларга ай саен 11029 сум акча түләнсә, армиягә киткәндә хатыны йөкле калса, андыйларга бер тапкыр 25192 сум компенсация карала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армиягә озату