Олы тормышның маягы ул
Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне дә кеше итәргә омтыла.
Нәфисә Гарифулловна хезмәт юлын Субаш урта мәктәбендә 1981 елдан башлый. Һәм хәзергәчә укучыларга ныклы белем, төпле тәрбия бирә. Ул укыткан укучылар бүгенге көндә нинди генә тармакта хезмәт куйсалар да, беренче укытучыларының йөзенә кызыллык китермичә, яңадан-яңа үрләр яулыйлар.
Нәфисә Гарифулловнаның һәрбер дәресе, һәр сүзе балалар өчен зур ачыш ул. Укытучы апалары ярдәмендә укучылар дөреслекне ялганнан, яхшыны яманнан аерырга өйрәнәләр. Һәркайсына изге киңәшләрен, үгет-нәсихәтен кызганмый, хаталары булса төзәтә, балалар белән эшләгән һәр эше ихлас, чын күңелдән башкарыла. Укучылар бит алар җансыз түгел. Һәрберсенең үз холкы, үзенчәлекле яклары да җитәрлек. Әмма һәркайсына гаять осталык белән юл табып, үз ихтыярына буйсындыра белә. Чөнки аңарда халкыбызга хас түземлелек, ягымлылык, мөлаемлылык, шул ук вакытта таләпчәнлек тә үз урынын тапкан.
Тырыш эшчәнлекнең нәтиҗәсе хезмәт юлында ярылып ята. Елдан-ел укучыларны район, республикакүләм бәйгеләргә алып бара. Балаларга матур биюләр өйрәтеп, төрле конкурсларда катнашалар. Укучыларда белемгә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү аркылы, үз эшләренә таләпчәнлек, җаваплылык хисләре дә тудыра. Яхшы остаз булмый торып укучыларны үз артыңнан әйдәп барып булмый. «Иң яхшы укытучы-2014" Гранты иясе, Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар конкурсында 1нче урын, "Ел укытучысы", "Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсларында, башлангыч сыйныф укытучылары өчен үткәрелгән конкурсларда ел саен катнашып, призлы урыннар алучы да ул.
Мәктәптә эшләү белән беррәттән, Нәфисә Гарифулловна өйдә иренә уңган хатын, балаларына мәрхәмәтле әни, оныкларына, киявенә кадерле әби, туганнарына олы җанлы, миһербанлы апа, күрше-тирә халкына кешелекле, ярдәмчел дә. Гаилә һәм мәктәп - Нәфисә Гарифулловна өчен бербөтен төшенчәләр. Ул аларны бер-берсеннән аерып карамый. Көнне төнгә ялгап, авырлыкларга бирешми, җил-давылларга сыгылмый мәгариф өлкәсендә, җәмгыятебез өчен үтә четерекле өлкәдә армый-талмый хезмәт куя.
Мәгариф өлкәсендә 35 ел эшләү дәверендә һәрбер укучыны көләч йөз белән каршы алып, ныклы белем биреп, алдагы көннәргә зур ышаныч биреп, изгелекләр генә кылырга өйрәткәнегез өчен, мең-мең рәхмәт Сезгә.
Алда - тагын да саллы, җаваплы гомер юлы. Анысы да үткәне кебек үк нәтиҗәле, бәрәкәтле, изге гамәлләргә бай булсын. Балаларыгызның игелеген, оныкларның рәхәтен күреп, хезмәттәшләрегезнең хөрмәтен, туганнарыгызның, дусларыгызның күңел җылысын тоеп озын-озак яшәгез. Зур уңышлар, бәхет-куанычлар Сезгә!
Югары Субаш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев