Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы йортка ни кирәк, кече йортка шул кирәк («Хезмәт» десанты — Көектә)

Бер караганда, авылның проблемалары да юк түгел: әмма алар ничектер зарланмый гына һәрнәрсәгә яраклашкан кебек.

Әйтик, авылның башлангыч мәктәбен берничә ел элек бер гаиләгә йорт итеп сатканнар - ә алар мәктәп ябылуга этәргечне үзебез бирдек дип, үзләрен беркадәр гаепле дә сизә әле.
Балтачка йөреп эшләүчеләр башта балаларын бакчага йөртте, аннан Балтачтагы мәктәпләргә бирде, диләр.
Клублары булмаса да, китапханә буларак сакланып калган бинага да сөенәләр, ни дисәң дә, чаралар үткәрергә урыннары бар бит.
Әле медпункт эшләп тора дип тә шөкер итәләр. Бер авыл урамының өч төрлегә бүленүен - бер өлеше - асфальт, тагын бер өлешенә - таш түшәлгән, бер өлеше әлегә проблемалы булып калуын да, «булса, әйбәт булыр иде» дип сабыр итәләр.
«Күп нәрсә үзгәрде»
«Сорнай» хуҗалыгының бер бригадасы булган көеклеләрнең кайда эшләүләре белән дә кызыксындык.
- Элек авылда әллә ничә ферма, аларда куян, дуңгыз, мөгезле эре терлек асрала иде. Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге колхозда эшләде. Хәзер, бар җирдәге кебек, бездә дә күп нәрсә үзгәрде. Бүген бездә бер бозаулар фермасы гына бар инде.
Колхозда эшләүчеләр дә элеккечә күп түгел. Балтач якын булгач, оешмаларга йөреп эшләүчеләр шактый, - диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250