Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ОМАР ХАЙЯМ ХИКМӘТЛӘРЕ

Тормышыгызның озынлыгы белән сез берни дә эшли алмыйсыз. Ләкин аның киңлеге һәм тирәнлеге белән нидер эшләп була.

* Сез ялкауланып ятканда башкалар эшли. Соңыннан: “Тормыш гадел түгел”, – дип сөйләнеп йөрмәгез.

* Бер үк хатаны ике тапкыр кабатлап булмый. Икенче тапкыр бу инде хата түгел, бу – сайлау.

* Гаилә корып үз бәхетегезне таптыгызмы – орышмагыз, теңкәгә тиеп “игәүләмәгез” һәм үзгәртергә тырышмагыз, ә фәкать яратыгыз, яратыгыз һәм саклагыз...

* Хатыны булган ирне вәсвәсәләп аздырып була. Сөяркәсе булган ирне дә вәсвәсәләп аздырып була. Ләкин яраткан хатыны булган ирне берничек тә вәсвәсәләп аздырып булмый.

* Аллаһы Тәгаләнең: “Рәнҗетелгән кешенең күз яшьләреннән курык, чөнки ул Миннән ярдәм сораса, Мин аңа ярдәм итәчәкмен!” – дигән нәсыйхәтен истә тотыгыз.

* Ачуың чыккан мәлдә беркемгә дә җавап бирмә. Шатлыклы вакытта беркемгә дә берни вәгъдә итмә. Күңелсез, сагышлы чагыңда бернәрсәне дә хәл итмә.

* Авыр чакларда үзеңне “сындырып” төшенкелеккә бирелмә. Нәрсә генә булса да: “Барысы да хәерлегә!” – дигән фикер белән алга таба атла.

* Әгәр өйгә шатлык килсә, әкрен генә шатланыгыз: янда бит хөсетлек йөри – йә ишетер... сак булыгыз!

* Беркайчан да соң булмый. Гадәттә “инде кирәк түгел” була...

* Барлык кешеләргә дә хөрмәт белән карап, яхшы мөнәсәбәттә бул. Алар лаеклы кеше булганга түгел, юк – син лаеклы кеше булганга.

* Иң мөһиме – күңелдә тәртип урнаштыру. Аның өчен өч нәрсәне үтибез: зарланмыйбыз, гаепләмибез һәм акланмыйбыз!

(Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде)

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш