Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

…Оныгыбыз Данилның армиягә бик тә барасы килә иде. Теләге тормышка ашты.

«…Оныгыбыз Данилның армиягә бик тә барасы килә иде. Теләге тормышка ашты: сабакташлары Дамир Хәкимҗанов, Руслан Гыйлемҗанов, Нурсил Исламов, Рушан Минһаҗевлар белән Балтач урта мәктәбендә ахыргы имтиханнарын тапшыруның икенче көнендә үк, ягъни узган елның июнь аенда армиягә киттеләр»…

Мин бу юлларны әле ел башында гына Ватанны саклаучылар көнендә «Хезмәт»тә "Улыгыз сезгә кирәклеген белеп торсын" басылган язмамнан китердем.
Егетләр Көньяк хәрби округта, бер үк хәрби берләшмәдә хезмәт иттеләр. Һәркайсының әти-әниләренә командирларыннан җылы хәбәрләре килеп торды.
Дөрес, хәрби башлыклары улларыгыз тыныч төбәктә хезмәт итәләр дип тынычландырсалар да.. әни-әбиләре күңел сиземләве белән, без-отставкадагы хәрбиләр, әтиләре һәм бабайлары кадерлеләребезнең болай да дистәләрчә еллар халыкның тынычлыгын алган «Кавказ почмагы»на эләгүләренә бер пошынсак, янәшә күрше Украина-Кырым, Кара диңгез «өчпочмагы»ның тоташ кайнар ноктага әверелә баруына шөбһәләндек.
Оныгыбыз Данил хезмәт иткән Ейск шәһәре Азов диңгезенең безнең як ярында утырса, каршы якта, 40кына чакрым ераклыкта Украина. Мариуполь шәһәрендә, калган якын төбәкләрдә снарядлар, бомбалар шартлавы ишетелеп тора. Тыныч халык кырыла, безнең журналистлар корбан була. Чик сакчыларыбызга аерата куркыныч.
Телевизорга гына «таянмыйча», никадәр генә битараф булырга тырышып карасам да «чуар» йөрәгем интернет «пыяласы» аркылы шул почмакны күзәтә. Әлегә ярый, хөкүмәт җитәкчеләребез моңарчы сак эш иттеләр. Шөкер, Данил улыбыз да, калган иптәшләре дә бер-бер артлы 20июньгә кадәр исән-имин кайтып җиттеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250