Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Онытмыйбыз сине, әбием

Килгән чакта башка авырлык, Җитми калса көч я сабырлык. Сиздермичә ярдәм иткәнсез, Сез иң гүзәл кеше икәнсез...



Һәр ел саен белем бәйрәмендә яңгыраган шушы җырдан күзләремә яшь тула. Сагыну, сагыш белән тулы күз яшьләре ул. Шул яшьләр аша әбием карый сыман. Йөзе җитди дә, көләч тә. Колагыма яңадан җыр сүзләре ишетелә, һәр яңа сүз, яңа моң истәлекләргә алып кайта. Әле кайчан гына әбием исән иде, әле кайчан гына үзенең мәктәп хатирәләрен кызыклы да, мавыктыргыч та итеп безгә сөйли иде. Ул сөйләгәннәр үзе бер дөнья, үзе бер тарих.

Миңа ул вакытта 6 гына яшь булганлыктан, әбием турындагы хатирәләрне апам еш искә ала. Фотоальбом-нар карый-карый әбиебез киңәшләрен, безне сыйлауларын, яратып баштан сыйпауларын сагынып искә алабыз.
Минем әниемнең әнисе Гөлфирә Бәдегетдин кызы Галиева Кукмара районы Сәрдекбаш авылында 1940нчы елда, гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. 8 еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Арча педагогия училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, Сәрдек мәктәбенә эшкә кайта. Ләкин әбиемә монда озак эшләргә туры килми, 1964нче елда бабам, Бөрбаш егете Садыйк белән гаилә корып, Бөрбаш урта мәктәбендә эшен дәвам итә ул. Интернатта тәрбияче дә, югары сыйныфларда татар теле, түбәннәрендә математика укытырга да, агитатор булып җыелышлар үткәрергә дә туры килә аңа. Бер-бер артлы туган 5 балага кадерле әни дә, кайнана һәм кайнатасына йомшак телле килен дә, күрше-тирәгә ярдәмчел кеше дә, тормыш иптәшенә ышанычлы, тугры дус та була. Биш баласына югары белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга дөрес юнәлеш бирергә дә, 10 оныгына яраткан әбиләре булырга да өлгерә.
Беренче укытучы һәркемнең күңелендә якты истәлек булып гомер буе саклана. Еллар үтсә дә, аны хөрмәт белән искә алалар. Сабантуй бәйгеләрендә, район сәхнәләрендә чабата биегәнен замандашлары әле дә исләрендә саклый. 30 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, оныкларының яраткан әбисе булган әбиебезнең эшен шушы ук мәктәптә аның кызы белән кияве, минем әти-әнием дәвам итә. Кадерле әбиебез! Балаларың, оныкларың сине беркайчан да онытмас. Синең әйткән акыллы сүзләреңне һәрвакыт тыңларбыз, исебездән беркайчан да чыгармабыз, чөнки олыларның сүзләре - алтын сүзләр. Тыныч йокла, әбием!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев