Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Онытылмас яшьлек еллары»

СМУ микрорайонының балалар мәйданчыгында урта буын вәкилләре өчен әнә шулай дип исемләнгән кичә үткәрдек.

Салавычтан Җәмилә апа Сибәгатуллина кулыннан гармун төшмәде. Моңлы гармун авазы еракларга яңгырап кунакларны мәйданчыкка дәшеп торды. Монда халык тыңларга гына түгел, үзләре дә җырларга килде. Әби-бабаларыбыз яраткан нинди генә җырлар җырланмады. Рәшидә апа Фәйзуллина, Рауза апа Габдрахманованы аерып күрсәткәнгә башкалар үпкәләмәстер шәт. Гомумән, биредәге һәркемнең чыгышы зур алкышлар белән барды.

«Капкалы», «Сигезле», «Бишле», «Сәлим-Сәлимә», «Түбәтәйле», «Балдак йөртеш», «Йөзек салышлы» кебек элеккеге кичке уеннарда бик күп кешеләр катнашты. «Безнең якта бу уенның исеме мондый түгел ич», дип төрле төбәкләрдән җыелган Балтач халкы үз якларындагы гореф-гадәтләрне аңлатып, чагыштырып бәхәсләште. Алардан башка да төрле уеннар күп булды.

Күмәкләшеп чабатаны, татар халык биюен биеделәр. Күңеле белән җырга-моңга гашыйк кешенең берсе дә читтә калмады. Хәер, Җәмилә апа уйнаган гармун авазына тартылып, килүен дә шундыйлар гына килгән иде. Бәйрәм коймагы, самавыр чәе дә халыкның күңеленә хуш килде.


Кем уйлап тапкан да, кем оештырган икән мондый көтелмәгән шатлыклы бәйгене дип сорашучылар күп булды. Читләр түгел, үзебезнең «Факел» яшүсмерләр клубы коллективы җимеше бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250