Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Оптимистлар чир белмәс

Пессимист депрессиягә тизрәк бирелә, саулыгы да начаррак була.

Оптимизм (латин телендә “иң яхшы”) – бөтен нәрсәне яхшыга, изгегә юрап яшәү дигәнне аңлата. Оптимистлар бер нинди проблема, уңышсызлыклар алдында да югалып калмый. Алар шәхси тормышта да, эштә дә, бүтәндә дә башкалардан ешрак һәм зуррак уңыш казана.

Оптимизм гаиләдә тәрбияләнә

Фин психологлары баланың киләчәктә оптимист я пессимист булуы, ул үскән гаиләнең социаль-икътисади яктан яхшы шатрларда яшәвенә бәйле булуын ачыклаган.

Алар фикеренчә, ярлы гаиләдә туып үскән баланың үскәч социаль статусы яхшырса да, киләчәккә карашы пессимистик булып кала. Ә уңышлы гаиләдә тәрбияләнгән баланың, үзен хөрмәт итү дәрәҗәсе югарырак булганлыктан, алар авыр шартларда да югалып калмый һәм күңел җәрәхәтләре дә аларны урап үтә. Русиядә яшәвебезне исәпкә алганда (ә үзегез беләсез “Русияне акыл белән аңлап булмый”) бу ачыш бәлки бик туры да килмидер. Шулай да бала тәрбияләгәндә моны исәптән чыгарга кирәкми.

Яшәү көчле өметтә

Ни өчен берәү ерып чыккысыз проблема алдында югалып кала, ә икенчесе, киресенчә, бар көчен җыя да аны җиңеп чыга? Гадәттә, дөньяга оптимистик карашта булган, авыр шартларның яхшыруына өмет итеп яшәгән кеше кыенлыкларга бирешми.

Өмет- яхшы сыйфат. Аңа ия булыр өчен иң беренче чиратта килеп туган уңышлыксызлыкларның вакытлы икәнен аңлый, конкрет сәбәпләрен билгели белергә кирәк. Пессимистның аңында өметкә караганда, икеләнү, үз көченә ышанмау зуррак урын алып тора. Әйтик, эш эзләгән вакытта өч-дүрт урынга барып, уңышка ирешмәсә, күңеле төшә, дөньяда үзен иң бәхетсез кеше итеп тоя башлый. Оптимист исә: “Моннан башка да эш урыннары җитәрлек” -дип ары таба китә. Һәм эзләгәнен таба. Пессимист талантлы булуына карамастан, эш урынында да югары үрләр яулый алмый.

Галимнәр раславынча, пессимист депрессиягә тизрәк бирелә, саулыгы да начаррак була. Юкка гына “Дөньяга оптимистик карашта булу – саулыкка файда” димиләр. Шуны истә тотыгыз!

https://omet-rb.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: оптимизм