Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ор авылыннан Фатыйховлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален өйләренә барып тапшырдылар

"Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне"н билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Бу көннең символы ромашка чәчәге икән.

Бистәнең "Волонтер" иреклеләр үзәге активистлары тантанага килгән һәркемне каршы алганда үз куллары белән ясаган ромашка чәчәкләре һәм эмблемалар бүләк иттеләр.
Инде менә районыбызда сигезенче елын озак еллар бергә, парлы гомер иткән үрнәк бер гаиләгә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" дигән медаль тапшырылып килә. Быел бу медальгә Ор авылыннан 62 ел бергә гомер иткән Миңзифа (документ буенча Фагыйлә) һәм Сәлихҗан Фатыйховлар лаек дип табылган. Тик мактаулы парларыбыз сәламәтлекләре какшап тору сәбәпле, тантанага килә алмаганнар иде. Аларга медальне өйләренә барып тапшырдылар.
Тантаналы чараның тагын бер күркәм өлеше, ул - икенче яки өченче һәм аннан соңгы балаларын тапкан яшь әниләргә "Ана (гаилә) капиталы" сертификаты тапшыру. Дәүләт тарафыннан гаиләләргә ярдәм буларак бирелүче бу капиталның суммасы ел да артып тора. Хәзерге көндә ул 453, 026 сум. Әлеге дәүләт бүләгенә ия булучылар исемлегенә янә 12 гаилә өстәлде. Аларның күпчелеге бу чарага парлап, балалары белән килгән иде. "Без дә бар әле монда" дигәндәй бәйрәмнең төп сәбәпчеләре - биләүдәге сабыйлар әледән-әле аваз бирә. Тәбрикләү вакытында район Пенсия Фонды идарәсе җитәкчесе Габделнур Нотфуллин "Ана капиталы"н дөрес һәм кирәкле очракларда файдаланырга тәкъдим итте.
Бәйрәм тантанасы музыкаль сәхифәләр белән үрелеп барды. Бистәнең беренче һәм бишенче номерлы бакча балалары, район мәдәният үзәге хезмәткәрләре башкаруындагы концерт номерлары әлеге кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. Ә ахырдан барлык гаиләләргә изге теләкләрен юллап, аяз күк йөзенә ак күгәрченнәр очырдылар.
Әлеге күркәм дата уңаеннан, ЗАГС хезмәткәрләре бистәдә яшәүче Фәридә һәм Илшат Сәмигуллиннарны икенче балалары туу белән котларга районның бала тудыру бүлегенә юнәлделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250