Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ОСАГО: инвалидларга акча кире кайтамы?

Моның өчен кайда мөрәҗәгать итәргә һәм нинди документлар тапшырырга? Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе инвалидларга автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) полисы бәясенең бер өлешен кайтару мөмкинлеген аңлатты.

Беренчедән, компенсациянең кемгә тиешлеген ачыклыйк.
Компенсация медицина күрсәтмәләре буенча автомобильдән файдаланучы инвалидларга, инвалид балаларга яки аларның законлы вәкилләренә бирелә. Ташлама ОСАГО килешүендә инвалид яисә күрсәтелгән тагын икедән дә артык йөртүче булмаган бер автомобильгә ясала. Дәүләт ярдәме чарасын алу хокукы булуын “Социаль калькулятор” сервисы ярдәмендә социаль тәэмин итүнең Бердәм дәүләт мәгълүмат системасы сайтында (ЕГИССО) ачыкларга мөмкин.

Кайсы очракта компенсация автомат рәвештә түләнәчәк?
ОСАГО килешүе төзегәндә СНИЛСы күрсәткән инвалидлар гариза язмыйча гына агымдагы елның икенче яртыеллыгыннан компенсация алу мөмкинлегенә ия булачак, дип фаразлана. Россия Пенсия фонды инвалидларның федераль реестрыннан һәм ОСАГО мәгълүмат системасыннан ташламага ия инвалидлар турында мәгълүматлар алачак. Компенсация гариза нигезендә билгеләнә. Гаризаны Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтләрендә тапшырырга мөмкин.

Нинди документлар кирәк?
Компенсацияне рәсмиләштерү өчен түбәндәге документлар кирәк булачак:
- инвалидлыкны раслаучы белешмә (инвалид турында федераль реестрда мәгълүмат булмаган очракта);
- инвалид (инвалид баланы) реабилитацияләү яисә абилитацияләүнең индивидуаль программасы (инвалид үзе, башка затлар яки оешмалар хисабына транспорт чарасы сатып алу өчен медицина күрсәтмәсе булу хакында белешмә).

Компенсация билгеләү турындагы гаризада түбәндәгеләр күрсәтелергә тиеш:
- ОСАГО килешүе буенча иминияләштерүченең исем-фамилиясе;
- ОСАГО килешүе буенча транспорт чарасы хуҗасының исем-фамилиясе;
- транспорт чарасын алу өчен медицина күрсәтмәләре булган инвалидның (инвалид баланың) СНИЛСы;
- инвалидың законлы вәкиле транспорт чарасын иминиятләштерүче булган очракта аның СНИЛСы, ОСАГО килешүе номеры, ОСАГО килешүе буенча түләнгән иминият суммасы күләме;
 - кредит оешмасында счет реквизитлары.

Нинди күләмдә түләнәчәк?
Автомобильдән медицина күрсәтмәләре буенча файдаланучы инвалидлар ОСАГО бәясенең 50 процентын федераль бюджет исәбеннән компенсация итеп алу хокукына ия. Бу инвалид балаларның әти-әниләренә дә кагыла. Иминиятләштерү полисына инвалидлыгы булган гражданинның үзеннән тыш тагын ике машина йөртүче язылган очракта да компенсация түләнә.

Нинди вакыт аралыгында мөрәҗәгать итәргә мөмкин?
Инвалид яисә инвалид баланың законлы вәкиле, ОСАГО полисын рәсмиләштергәннән соң, календарь ел дәвамында компенсация сорап мөрәҗәгать итә ала.
Материал Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлеге ярдәмендә әзерләнде.

Чыганак: "Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев