Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Оялам шул, оялам...

Оялуның ике сәбәбе бар - курку һәм үзеңне кеше алдында тота белмәү. Алар белән аерым-аерым көрәшергә кирәк.

Куркудан котылу өчен аның кайдан килеп чыкканын, чыганагын, сәбәбен аңлау мөһим. Атна дәвамында нинди очракта каушап калганыгызны дәфтәргә язып барыгыз. Бер атнадан бу күзәтүләрегезне анализлагыз.

Иң беренчеләрдән, хөрмәт итмәүләреннән һәм моның өчен ниндидер җәза бирелергә мөмкинлегеннән курку хисе язылыр. Алар икесе дә балачакка барып тоташа. Ул вакытта ата-аналарның ачуын кузгату түзеп булмаслык зур җәза кебек тоела, ә балалар бакчасында иң популяр кызның сезнең белән уйнаудан баш тартуы да фаҗига буларак кабул ителә. Ә хәзер уйлагыз: әгәр берәрсе сезгә ачуланса, сез моннан ничек котыласыз? Начальник яисә кырыс сатучы ничек кенә ачуланмасын, аларның берсе дә сезне почмакка бастыра алмый, телевизор караудан чикләми. Гомумән, беркем дә сезгә гадәти тормыш алып бару өчен йогынты ясый алмый.

Дусларыгыз арасында хөрмәт казанмаудан курку да теге балалар бакчасында сезне кабул итмәгән кызны оныту белән юкка чыгачак. Ул кыз инде үткәндә. Бәлки, аның тормышы сезнекеннән күпкә начаррактыр да әле.

Куркудан туктарга һәм үз-үзеңә ышанычны арттырырга катлаулы булмаган күнегүләр ярдәм итәчәк.

1нче күнегү. Аз таныш булган кешене сайлап алыгыз да очрашу өчен сәбәп табыгыз. Сөйләшү вакытында аның күзләренә туры карагыз. Кешенең күзенә туры карау - нәрсәдер белән янау, алышка чакыруны аңлата. Ләкин сезнең бурыч - әңгәмәдәшегезнең күңеленә хуш килү түгел, аның, сезнең өстенлегегезне танып, карашын читкә юнәлтергә мәҗбүр итү.

2нче күнегү. Йөрешегезне үзгәртергә тырышыгыз. Аркагызны турайтыгыз, төз атлагыз. Башыгызны ташбаканыкы кебек алга сузмагыз, дуңгыз кебек аска да карамагыз. Аны югары тотыгыз һәм горур булыгыз! Мондый халәттә организмга кислород та күбрәк керә, димәк, кеше үзен яхшырак хис итә.

3нче күнегү. Фикерләрне кычкырып һәм төгәл итеп аңлатырга өйрәнү өчен диктофон ярдәм итәчәк. Өйдә, диктофонга нәрсәдер яздырып, аны тыңлап карагыз. Тавышыгызны бераз түбәнрәк төшерегез. Яңа сөйләү манерасын күпләп җыелган кеше арасында кулланганчы, урамда узып баручы кешеләрдән вакытны яисә адрес сорап карагыз һәм аларның сезнең тавышка булган тәэсирен күзәтегез.

4нче күнегү. Артык йөкләмәләрдән баш тартырга тырышыгыз. «Кире кагылган» репликалар җыелмасын уйлап табыгыз һәм өйрәнегез: "Ни өчен мин моны эшләргә тиеш?" - дип сорагыз. Кеше бу сорауга җавап биргән арада сез үз-үзегезне кулга алып, үтенечтән баш тарта алырсыз.

Әлбәттә, барысы да үзләрен ышанычлырак тотарга теләр иде. Ни өчен соң оялчан кешеләр кимеми? Психологлар раславынча, әгәр кешенең әлегә кадәр хәл ителмәгән проблемасы бар икән, димәк, аның ниндидер "бонус"лары бар дигән сүз. Курку һәм кыюсызлык - карарлар кабул итмәс һәм җаваплылык тоймас өчен, башкаларга сезнең проблеманы хәл итәргә мөмкинлек биреп, агым буенча йөзү өчен менә дигән аклану да ул, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: Яндекс.Дзен

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр