Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өйдә көндәлек бәйрәм

Үзизоляция чорында хуҗабикәләр ниләр генә пешерми.

Гадәти ризыклар янәшәсендә бәйрәмнәргә генә табынга чыга торганнары өчен аеруча куана гаиләдәгеләр. Инде нәрсә пешерергә дә белмибез, элеккеге аш-су дәфтәрләрендәге рецептларны кабат искә төшердек дип язучылар бик күп инстаграм битләрендә. Ул исәптән без дә “Хезмәт” битләрендә аш-су бүлмәсе рубрикасы астында көндәлек төрле рецептлар биреп барабыз. «Сайтта дөнья күрүче «Аш-су бүлмәсе» рубрикасын бик яратып кабул иттек. Күбесе тиз һәм җайлы әзерләнә торган рецептлар. Көнендә үк әзерләп гаиләбез белән сыйланабыз. Шулай ук «Хезмәт» сайтында чыгучы бакчачыларга киңәшләр дә безгә ярдәмгә килә», дип яза Алсу исемле укучыбыз.
Аш-су осталары булган блогерлар исә туры эфирда мастер-класслар уздырып безне берсеннән-берсе тәмле ризыклар пешерергә өйрәтә. Бистәдәге бер кафе хуҗасы исә клиентлар белән элемтәләрне өзмәү максатыннан, инстаграм битләрендә онлайн кухняда төрле ризыклар пешерү серләре белән уртаклаша башлады.
Шунысы кызганыч, сыйлы табыннарга кунаклар гына чакырып булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзизоляция