Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Озак яшәү сере нидә?

Һәрбер җан иясе бу якты дөньяларда озаграк яшәргә хыяллана. Хыял – бер хәл, әмма дә ләкин бүген галимнәр, психологлар яшьнең критик чиге итеп 80 яшьне атыйлар.

Чөнки күпләр бүген шушы рубежның аргы ягына чыга алмый. Шул ук вакытта тарихта 110, 120, хәтта 130га кадәр яшәгән озын гомерле кешеләр булуы мәгълүм. Шул ук галимнәр адәм баласының нормаль гомер озынлыгы 100-120 яшькә җитәргә тиеш дип раслый. Библиядә дә безнең өчен дөреслеккә туры килмәстәй тоелган гомер озынлыгы күрсәтелгән, диләр. Дөресме соң болар?

Тарихтан билгеле фактларга тукталып үтик: венгр Петр Зортай 1539 елда туган. 185 ел яшәгәннән соң 1724 елда вафат булган.

Инглиз крестьяны Фома Парра 152 ел яшәгән һәм 1721 елда чамасыз күп ашаудан теге дөньяга киткән. Англия короле илнең иң озак яшәүче картына хөрмәтен күрсәтергә уйлаган һәм аңа багышлап мәҗлес оештырган. Әмма өлкән яшьтәге Парра үз көчен чамалап бетермәгәндер, күрәсең – мәҗлестә артыгын ашап-эчү үлемгә китергән.

Көтүче Сәид Али дә 189 яшькә кадәр яшәгән. Ә безнең замандаш дип әйтерлек кеше Мәхмүт Айвазов 151 ел яшәп, 1959 елның августында якты дөнья белән хушлашкан.

Әмма озак яшәү буенча барлык рекордларны агачлар куя. Бу хакта белә идегезме, дуслар? Австралиянең Квинсленд штатында яшәүчеләр “иң борынгы агач бездә яши” диләр. Бу – 12 мең елдан да ким яшәмәүче макромация агачы. Аның биеклеге 6 метрдан да зур түгел. Макромациянең ничә ел яшәгәнлеген белү әллә ни авыр түгел – нибары аның “балдак”ларын гына санарга кирәк. Әмма моның өчен агачны кисәргә туры килер иде.

Планетаның иң карт, иң борынгы агачларыннан Мексиканың Санта Мария дель Туле авылы янында үсеп утыручы кипарисны атарга була. Карт дигәч тә, ул әле менә дигән үсеп, тирә-якны ямьләндереп утыра. Аның кәүсә диаметры – 16 метр. 20 кеше кулга-кул тотынышып, агачны көч-хәл белән уратып, кочаклап алала. Бу гигантның яше 1200 елдан алып 3000 елга кадәр дип исбатлыйлар.

Хайваннар арасында озак яшәүчеләр бармы дигән сорау да туа. Бар. Иң озак яшәүчеләр – диңгез ташбакалары. Алар 200-300 елга кадәр ыһ та итми яши ала. Балыклар да – озак яшәүчеләрдән. Җәеннәр, карплар, акулалар 100 еллык рубежны җиңел үтәләр.

Ә барлык рекордларны куючы – чуртан. 1797 елда Мәскәү янындагы Царицын буаларын чистартканда озынлыгы 2 метрдан күбрәк булган чуртанны тоталар. Аңа “балдак” кидерелгән була. Балдакта шундый язу була: “Посадил царь Борис Федорович”. Бу хәлгә ышануы авыр, әмма, балдактан күренүенчә, бу балык 200 елдан күбрәк яшәгән булып чыга түгелмени?

1497 елда Германиядә дә шундый ук балдаклы чуртан тоталар. Анда “1230 ел” дип язылган була.

Озак яшәү буенча кешеләрдән, балыклардан кошлар да калышмый. Борынгы Египетта 500 ел яшәгән Феникс кошы турындагы легенданы ишеткәнегез бардыр? Аннан күренүенчә, гомеренең ахыры җиткәч, Феникс-кош Кояш алласы Раның гыйбадәтханәсенә очып килә торган булган. Кешеләр аңа тирән хөрмәтен күрсәткән һәм учакта яндырган. Аннары шул учак көленнән кечкенә бер күбәләк корты пәйда булган, һәм ул 3 көннән соң яңадан Феникска әйләнгән...

Шулай итеп, планетабызда озак яшәүче җан ияләре бар, әммә фән бу табигый процессның асылын аңлата алмый әле.

https://omet-rb.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев