Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Озын тарихи тормыш юлы үткән җор күңелле Газыйм абый

Тормышта шундый кешеләр була: еллар аларга, ничектер, яшь өстәргә оныта, картлык та читтә йөри.

Авылыбызның иң өлкән кешесе, аксакалы Газыйм Сабировка гыйнвар аенда 93яшь тула дигәч, бу фикеремә тагы да инандым, язмыйча булдыра алмадым.
Күпьеллык хезмәт стажына ия булган Газыйм абыйның соңгы 20елга якын эш урыны безнен коллектив белән бәйле булганга да әйтер сүзем бар.
Исәп- хисапны яхшы белгән, озак еллар амбар мөдире булып эшләгән Газыйм абый биредә дә шул вазыйфаны башкарды. Бай тәҗрибәсе, үз эшенә үтә таләпчән булуы эшендә төп нигез булды.
Ничә яшьтә булуын белдек микән ул чакта?! Күз алдына китерегез: октябрьнең салкын, күшектергеч иртәсе. Инде төннәрен мул булып кырау төшә, салкын җил исә, тизрәк җылы киемнәргә төренергә ашыгабыз. Шундый иртәләрнең берсендә, тыкрыктан чыгып, эшенә ашыгучы Газыйм абыйны күреп аласың. Өстендә нибары кыска җинле күлмәк, салкынны уйлап та бирмичә, җәхәт адымнар белән эшенә ашыга. Эше дә якында түгел бит: Кариленең түбән оч ягыннан Чапшар юлының яртысына тикле һәркөнне җәяүләп барасы. "Кышларын да суыкны орып бирмәде ул, өстендә душегрейка өстеннән кигән халат кына була иде,"- диләр хезмәттәшләре.
Үтәли жиле дә булган, ягылмый торган амбарларда көне буе  эшләргә дә кирәк бит!
Бер елны белдерүләр тактасына һәр ай саен туган көннәрне котлап язуны керттеләр. Менә шунда аның туган елын белгәч , ышанмыйча тордык. 1929нчы елгы!
"Булмас, ялгыш язылгандыр, Газыйм абый яшь бит әле,"- диештек. Ул чакта оешмабызда 40еллар уртасында туучылар инде иң өлкән буын дип саналган чаклар бит.
Дөрес икән! Җор күңелле Газыйм абыебыз нинди озын тарихи тормыш юлы үткән! Бала чагы колхозлашу, аянычлы репрессия елларына туры килгән, яшүсмер чорында сугыш афәте, сугыш арты, чирәм жирләр чоры, нык үскән социализм эпохасы, СССР таркалу, кыргый капитализм...
Ул үзе-чын мәгьнәсендә аяклы тарих! Монда бернинди арттыру, купайту юк. Андагы мәгьлүмат, энциклопедик хәтер, фикер тирәнлеге!
Безнең якта чирмеш зиратлары ничек барлыкка килгән, кайсы татар авылында марилар, удмуртлар яшәп киткән-һәммәсен мавыктыргыч итеп сөйли. Кечкенә чакта авыл картларының бу хакта сөйләгәннәрен исендә калдырган, хәтерли.
Сугыш афәте сабыйлыгын, хыялларын жимермәгән булса, Сосна мәктәбенә йөреп укыган Газыйм абый кем генә булмас иде!
Ничә яшьтә эштән китуе турында кызыксынгач:"Сентябрь аенда китеп, 4 ай узгач, 80 яшен тутырды,"- диделәр! Димәк, лаеклы ялга китуенә дә нибары 13ел гына икән!
Куркәм йөзе гел көләч, уен- көлкеле Газыйм абый узе белән генә тугел, гаиләсе, башкалар белән дә гармониядә яши белде, хәрәкәттә булды, яшь булып калунын сере дә шундадыр. Жыр-монга да оста. Куптәннән дин юлында, адымнары бераз салмаклана тошкән Газыйм абыйнын еш кына жомга намазына ашыгуын курәсен.
... Ни кызганыч, гаиләләренә үузләреннән алда ике улларын жир куенына салу кебек ин ачы хәсрәтне дә курергә туры килде... Сабырлыклар, бары сабырлыклар...
Газыйм абый, мин дә хезмәттәшләрем исеменнән сине күркәм гомер бәйрәмең белән тәбрик итәм! Гомер кышына бергә атлап кергән Зөлфия апа белән , кайгы-хәсрәтләрне кабат күрмичә, парлы матур картлык кичерүегезне телим. Яшәү рәвешегез белән башкаларга үрнәк булып калыгыз!

Илсөя Һадиева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев