Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Пакет тулы күчтәнәч, өстәвенә чәй табыны, искиткеч матур котлавы”...

“Татарстан” җәмгыяте быел да өлкәннәр көнен күңелләргә хуш килерлек итеп үткәрде. Үзендә эшләп чыкканнарның һәммәсенә дә пакет тулы күчтәнәчләр өләште, анда ни генә юк...

“Татарстан” җәмгыяте быел да өлкәннәр көнен күңелләргә хуш килерлек итеп үткәрде. Үзендә эшләп чыкканнарның һәммәсенә дә пакет тулы күчтәнәчләр өләште, анда ни генә юк... сыер маеның тәмлесе, токмачның бизәклесе, карабодайның да яхшысы, сыек мае һәм башкасы. Чын күңелдән тутырганнары күренеп тора. Рәхмәтебез бик зур җәмгыять җитәкчесе Айнур Нотфуллинга һәм дә шушы бәйрәм чараларын оештырып, әзерләп, без, өлкәннәр хозурына җиткерүчеләргә. Атна азагында чәй табыны әзерләп, олысын-кечесен кунак иттеләр. Безгә җибәргән бәйрәм котлавыннан гына да “Татарстан” җәмгыятенең өлкәннәргә карата хөрмәтенең ихлас икәнлегенә инанырга була. “Елмаеп баккан кояшның матурлыгы, табигатьнең самимилегенә өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәт, өегезгә иминлек алып килсен”, дигән юллар бар котлауда. Чыннан да, кабатланмас, матур теләкләр бит! Безне куандырган “Татарстан”ыбыз көннән-көн чәчәк атсын, эшләре гел уң булсын, күркәм даны еракларга таралсын” дип рәхмәтләрен ирештерүләрен үтенде, барлык өлкәннәр исеменнән, Әлфия Галимҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне